Талия Миңнуллина: "Безнең бүген Россия Банкы сайтында 33 оешма бар, шуларның 14е - Татарстан Республикасыннан. Безнең экспериментта элеккечә дүрт төбәк, плюс кредит-финанс оешмаларының Мәскәүдәге үзәк офислары".
ТР ИҮАда ислам финанслары буенча түгәрәк өстәл күрсәткәнчә, базарда катнашучылар башка төбәкләрдә дә күренә башлаган. Шул исәптән Краснодар краенда, Әстерхан өлкәсендә, Карачай-Чиркәссиядә, Ингушетиядә.
Ислам продуктлары һәм күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге узган ел белән чагыштырганда шактый киңәйде. Аерым алганда, сукук чыгаруда прогресс бар.
Шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина журналистларга Казанда ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит буенча оешма офисы ачарга планлаштыруларын хәбәр итте.
"Без алар белән уртак чаралар үткәрәбез. Конференцияне быел KazanForum мәйданчыгында уздырдылар. Һәм хәзер сүз Казанда, Татарстан Республикасында, Россиядә AAOIFI офисын ачу турында бара. Нәкъ менә монда без бу тема буенча алга таба бара алсын өчен".