Бу көннәрдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының хокукый һәм документлар белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Мария Кривенкова Малайзиянең ислам үсеше департаменты (JAKIM) оештырган Global Halal Summit (GHaS) 2025 халыкара форумында эшли.
Катнашуның максаты Татарстан белән Малайзия арасындагы икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү, әлеге илнең — ислам берлеге оешмасының хәләл индустрия һәм ислам финанслары өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнү.
Форум кысаларында Мария Кривенкова «Экосистема, үсеш стратегиясе һәм хәләл индустрия өлкәсендәге соңгы үзгәрешләр» панель дискуссиясендә чыгыш ясады. Ул үз чыгышында хәләл продукциясен дөньяга чыгаруда (реклама) рөхсәт ителә торган инструментлар һәм гамәлдәге чикләүләр темасына кагылды, Татарстан Республикасында уздырыла торган халыкара чараларны һәм күргәзмәләрне, шул исәптән «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын игътибарга алды.
Шәхси тәртиптә панель дискуссия спикеры - Nur Alyssa Carolina Yussin ханым белән Мария Кривенкова ислам туризмын оештыру үзенчәлекләре турында фикер алышты.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының хокукый һәм документлар белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Мария Кривенкова һәм «KazanForum»да Малайзия делегациясе өчен җаваплы «Халыкара программалар дирекциясе» КАО проектлар менеджеры Милена Петрова Малайзиянең ислам үсеше департаменты оештырган Global Halal Summit (GHaS) 2025 халыкара форумында эшләрен дәвам итәләр.
1. Милена Петрова Малайзиянең ислам үсеше департаменты (JAKIM) генераль директоры Дато Сираджуддин бин Сухаймига шәхси чакыру тапшырды. Элек департамент делегациясе Татарстанда узган ел булган иде.
2. Россия Федерациясенең Малайзиядәге Сәүдә вәкиле Андрей Кузнецов белән очрашу булды. Малайзия базары үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча киләчәк багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
3. Малайзиядә һәм ИХО илләрендә хәләл индустрияне үстерү корпорациясе (Halal Development Corporation) генераль директоры Хайрол Арифейн Сахари (Hairol Ariffein Sahari), Малайзиянең инвестицияләр, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы (MITI) контролендә булган оешма белән очрашу булды.
HDC 18 ел рәттән WORLD HALAL CONFERENCE оештыручысы булып тора, Малайзиядә хәләл индустрия һәм ислам финансларын үстерү һәм алга җибәрүнең төп координаторы булып тора.
Очрашуда ТР ИҮА белән хәләл индустриясе кысаларында белем бирү чараларын уздыру мәсьәләләре буенча багланыш вариантлары турында фикер алыштылар.
4. Мария Кривенкова һәм Милена Петрова Малайзия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге министрлыгының халыкара бүлекчәсе вәкилләре, Czr Consulting Sdn Bhd, Precena Strategic Partners Sdn Bhd һәм MyVenture Capital вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрделәр, алар барышында Татарстан Республикасы эшкуарларының инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Форум азагында Мария Кривенкова һәм Милена Петрова Хәләл сертификацияләү органнары конференциясендә катнашу йомгаклары буенча сертификатлар алдылар!