Бу көннәрдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика Хөкүмәт делегациясе составында эш визиты белән Төркия Республикасында.
Кичә Истанбулда Рөстәм Миңнеханов берничә сәнәгать предприятиесе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашу үткәрде, анда Инсаф Галиев катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Төркия компанияләренең Татарстанга якынча 2 млрд доллар инвестицияләвен искәртте. Ул төбәкнең икътисадый һәм сәнәгать потенциалына тукталды, шулай ук автомобиль сәнәгате һәм автокомпонентлар, станоклар һәм металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше, югары технологияләр һәм ИТ-өлкә кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү өчен яхшы перспективалар барлыгын билгеләп үтте.
Шулай ук Татарстан делегациясе Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры Мехмет Фатих Каджир белән очрашты.
«Без гадәттәгечә Төркия Республикасы белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан безнең илләр арасында нәтиҗәле бәйләүче звено булып тора».