Global Islamic Finance Awards (GIFA) – Ислам финанслары буенча халыкара премиясен бирү церемониясе 26 ноябрь көнне Ислам ваклап сату банкингы буенча Бөтендөнья конференциясе (World Islamic Retail Banking Conference) кысаларында үтте.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов GIFA премиясенең Islamic Finance Advocacy Award 2013 – ислам финансларын алга таба мавыктыруга ярдәм итү өчен номинациясендә премиясе белән бүләкләнде. Махсус бүләк Линар Якуповның Татарстан Республикасында банк системасын һәм финанслары үсешенә ярдәм итүе өчен бирелде.
Белешмә өчен
Global Islamic Finance Awards (GIFA) – ислам банк системасы һәм финанслары өлкәсендә иң мөһим бүләкләренең берсе булып тора. Һәр елны церемониядә ислам банк системасы һәм финанслары өлкәсендә иң яхшы дөнья тәҗрибәләрен билгелиләр. Беренче церемония 2011 елның декабрендә Оманда булган Беренче ислам икътисади форумы кысаларында үтте.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте