26 ноябрь көнне Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Бельгия Hygiene Technologies компаниясе президенты Барт Ван Малдерен республиканың министрлыклар, идарәләр һәм Татарстан компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Hygiene Technologies делегациясе составына, шулай ук, VGP (Чехия) компанияләр группасы вәкилләре – Үзәк һәм Көнчыгыш Европада урнашкан сәнәгать парклары һәм логистика комплекслары девелоперы керде.
Очрашуда МИЗ “Алабуга” территориясендә гигиена продукциясен җитештерү буенча заводын төзү проектын тормышка ашыру турында сөйләделәр: бу елның март аенда Hygiene Technologies махсус икътисади зона резиденты статусын алды. Проектка инвестицияләр күләме якынча 1 млрд. сум тәшкил итә.
Татарстанга компанияне мавыктыру буенча Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы 2012 елдан башлап эшләде. 2011 елның сентябрендә компания башлыгы Татарстанга визит белән килде, аның кысаларында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм МИЗ “Алабуга” башлыгы белән очрашу узды. Шул вакытта МИЗ “Алабуга” территориясендә гигиена продукциясен җитештерү заводын урнаштыру буенча протоколны компания Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы белән кул куйды. Документ астына Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Һәм компания президенты Барт Ван Малдерен кул куйдылар.
Бу елның ноябрендә МИЗ “Алабуга” территориясендә заводын төзү буенча сорауларны Барт Ван Малдерен Рөстәм Миңнеханов белән карады.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында үткән киңәшмә кысаларында VGP компаниясенең презентациясе үтте һәм аның регионда сәнәгать парклары һәм логистика үзәкләре тәзелешендә катнашу мөмкинлекләре каралды. Уртаклашуда, шулай ук, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигматулин, Дрожжан районы башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы, Транспорт министрлыгы, МИЗ “Алабуга”, “Россия почтасы”, “Казан” Халыкара аэропорты вәкилләре катнаштылар.
VGP компаниясе вәкилләренә Татарстан Республикасының машина кластеры тәкъдим ителде, алар арасында Ford Sollers, Mercedes-Benz, KAMAZ тәҗрибәләре каралды. Кунакларга, шулай ук, республиканың инвестицион мәйданнар турында сөйләделәр. Александр Шадриков Дрожжан районы өстенлекләре турында белдерде һәм районда логистика үзәге проектын булдыру проекты буенча мәгълүмат бирде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте