AYUSH министрлыгы секретаре Раджеш Кумар Котеча Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүнең 3 векторын тәкъдим итте. Бу Һиндстан белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне арттырырга һәм аларның икътисадый үсешенә ярдәм итәчәк. Инициативаларны министрлык секретаре "TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек" Форумның эшлекле программасында белдерде.
Беренче вектор - аюш традицион медицинасы. Раджеш Кумар Котеча әлеге юнәлешне үстерү өчен эшче төркем төзергә тәкъдим итте. "Бәлки, бу Казан университетындагы төркем булырга мөмкин. Без бу продуктларны Татарстанга китерү каналларын булдыруны карый алабыз. Татарстан бу юнәлешне үстерү өчен беренче хаб була ала", - диде ул.
Икенчесе - традицион медицина секторына инвестицияләр җәлеп итү буенча эш. Аның сүзләренчә, Һиндстанда Татарстан территориясендә сәламәтлек үзәген булдыру проектын гамәлгә ашыру белән кызыксынган эшмәкәрләр шактый.
"Миңа калса, бу бик яхшы инициатива – курорт, спа-үзәк булдыру. Ул искиткеч Һинд-Россия проекты булачак. Аны Казанда гамәлгә ашырсалар, бик яхшы булыр", - диде Раджеш Кумар Котеча.
Өченчесе - Казан федераль университеты белән традицион медицина өлкәсендә клиник тикшеренүләр оештыру һәм уздыру буенча хезмәттәшлек. Фәнни эшчәнлек AYUSH министрлыгы белән уртак булачак. Раджеш Кумар Котеча Казан югары уку йортына әлеге эшкә куратор билгеләргә тәкъдим итте.
"Мин ышанам, бу эш фәнни үсешкә һәм традицион медицинага карашларны үзгәртүгә өлеш кертәчәк. Әлбәттә, бу эшчәнлекнең икътисади потенциалы да бар, шулай ук Татарстанга бөтен Россиянең интеграцион медицина үзәгенә әверелергә мөмкинлек бирәчәк", - диде AYUSH министрлыгы секретаре Раджеш Кумар Котеча.
*****
"TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» фестивале Казанда 2025 елның 8-9 октябрендә уза. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Һиндстан Республикасының Россиядәге Илчелеге ярдәмендә үткәрелә. Чараны әзерләү һәм үткәрү буенча оператор булып «Халыкара программалар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тора.
Россия һәм Һиндстан арасында хезмәттәшлеккә игътибар белән мондый төрдәге чара беренче тапкыр узачак. Төп максатлары һәм бурычлары — Россия регионнарының һәм Һиндстанның административ бүлекчәләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту; агымдагы икътисадый һәм сәяси проблемаларны уртак фикер алышуга дөньяның әйдәп баручы экспертларын җәлеп итү; финанс, инвестиция һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибәләр алмашуны оештыру; форумда катнашучылар арасында халыкара икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерүнең стратегик перспективаларын билгеләүдә тәкъдимнәр эшләү.
Форумда бизнес лидерлары һәм Россия һәм Һиндстанның иң эре компанияләре җитәкчеләре; дәүләт вазыйфаи затлары; халыкара оешмалар һәм эшлекле берлекләр вәкилләре; икътисад, инвестицияләр һәм финанслар өлкәсендә экспертлар; мәгариф һәм мәдәният оешмалары вәкилләре; ММЧ вәкилләре катнаша.