Бүген Татарстан Дәүләт Советының 2026 елга бюджет турындагы утырышы алдыннан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары алдында республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру эше турында хәбәр белән чыгыш ясады.
Ул ведомствоның Татарстан инвестицияләренең КИТ-контроле системасын да кертеп, инвестицион проектларны озата бару процессын оптимальләштерү буенча комплекслы эше, ведомствоара килештерү процедураларын гадиләштерү, проектларны гамәлгә ашыру мониторингы турында сөйләде.
«Муниципаль инвестицион сәгать» проекты көчәя барды, аның дәвамы буларак Агентлык быел инвестиция тәкъдимнәре каталогын, шулай ук Татарстанның һәр районының инвестиция потенциалы турында видеороликлар сериясен чыгарды. Проектның уңышы турында Россиянең башка төбәкләренең дә үрнәк алуы сөйли.
Талия Миңнуллина, бюджет чыгымнары өчен түгел, ә республика икътисадына бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү өчен җаваплы бердәнбер ведомство җитәкчесе буларак, шәхси инвестицияләр үсеше дәвам итүен, елына уртача 10% тәшкил итүен, реинвестицияләүнең актив баруын билгеләп үтте.
Талия Миңнуллина үз докладында Татарстанның инвестицион брендын Россиядә һәм дөньяда танытуга, чит илләрнең эшлекле чараларында катнашуга, халыкара форумнар оештыруга аерым игътибар бирде. 2025 елның 23 июлендә БМОның тотрыклы үсеш максатларына ирешү барышы турында Татарстанга 2 нче ирекле күзәтү тәкъдим ителде, бу хакта инглиз телендә беренче документаль фильм төшерелде.
Агентлык шулай ук даими рәвештә инвестиция законнарын мониторлый һәм закон чыгару инициативаларын алга җибәрү өлкәсендә эшли. Һәр депутат танышу өчен яңа күзәтү алды.
«Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары ислам финанславы продуктлары, инвесторларны җәлеп итү, киләчәктә инвестиция эшен күзаллау турында сораулар бирделәр.
Талия Миңнуллина бу планда аерым чаралар исемлеге генә түгел, ә инвестицияләр җәлеп итү өчен «Бөтен нәрсәне колачлый торган экосистема» булдыруга таба хәрәкәт итәргә кирәклеген билгеләп үтте.