Инвестицион климат һәм партнерлык финанслау —Татарстанның конкурент өстенлеге, республика Рәисе фикеренчә

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Озак вакытлы үсеш архитектурасы: Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлегенең яңа офыклары» Россия-Әмирлек бизнес-форумының пленар сессиясендә катнашты.

Панель сессиясе модераторы соравына җавап биреп, ул БГӘ белән озак вакытлы партнерлык өчен Татарстанның конкурент өстенлекләре турында сөйләде. "Татарстан Россия субъектларының инвестицион климаты торышының илкүләм рейтингында тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарны били. Безнең республикада куәтле инвестиция һәм инновация инфраструктурасы булдырылды. Бу төрле дәрәҗәдәге һәм төрле билгеләнештәге мәйданчыклар", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, тотрыклы сәнәгатьне һәм югары технологияле производстволарны үстереп, Татарстанда көчле тармак һәм инновацион базалы партнерлар таба алалар. Ә республика, үз чиратында, инвестицияләр һәм яңа базарлардан файдалана ала. Шул рәвешле, бу үзара файдалы хезмәттәшлек булачак.

Бу мәсьәләдә Татарстанның тагын бер мөһим өстенлеге — партнерлык финанславы. Татарстан — Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. "Безнең мәгълүматлар гражданнар һәм финанс оешмалары тарафыннан әлеге инструментка кызыксынуның сизелерлек артуын раслый. Бүген безнең базарда ислам финанславының барлык төп продуктлары бар. Алар безнең республикадан ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасында сертификацияләнгән белгечләр тарафыннан эшләнгән. Тиздән АЙОФИның Татарстандагы вәкиллеген ачу планлаштырыла", — дип ассызыклады Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International