Татарстан Мәскәүдә узган форумда Һиндстан белән хезмәттәшлек турында үз фикерен белдерде

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәүдә "XVI Россия-Һиндстан эшлекле диалогы" пленар сессиясендә чыгыш ясады. Очрашуның темасы: "Үзгәрүче дөнья тәртибе шартларында Һиндстан һәм Россия арасында стратегик партнерлыкны ныгыту".

Талия Миңнуллина чыгышында билгеләп үткәнчә, хәзер үзәкләштерелгән алымнан регионнарны халыкара хезмәттәшлеккә актив җәлеп итүгә күчәргә вакыт. Декабрь башында Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның Һиндстанга күптән түгел булган визиты ике ил мөнәсәбәтләрендә яңа бүлекне ачты. Президент Путин премьер-министр Моди белән очрашуда ассызыклаганча: "Төбәк хезмәттәшлеге — безнең илләрнең чын стратегик партнерлыгы төзелә торган нигез ул".

Татарстан берничә төп юнәлештә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал күрә:

1. Нефть химиясе һәм фармацевтика: уртак R&D-үзәкләр һәм югары технологияле производстволар булдыру

2. IT-өлкә һәм технологияләр: ясалма интеллект өлкәсендә уртак проектларны үстерү

3. Кадрлар потенциалы: белгечләр алмашуның нәтиҗәле каналларын булдыру

4. Мәдәни хезмәттәшлек: креатив индустрияләр һәм кино җитештерү өлкәсендә алмашу программаларын киңәйтү

Талия Миңнуллина: "Мин Татарстанның уникаль алымын аерым ассызыклыйсым килә — без Һиндстан инвесторларын чакырып кына калмыйбыз, ә экосистеманың бер өлеше булырга тәкъдим итәбез, анда һәр проект идеядән алып тормышка ашыруга һәм алга таба масштаблаштыруга кадәр тулы ярдәм ала".

Исегезгә төшерәбез, "Time: Татарстан-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек" фестивале 2026 елның 15-16 октябрендә узачак.

Премьер-министр Моди Россия делегациясе белән күптән түгел узган очрашуда билгеләп үткәнчә: "Казан безнең партнерлыкның яңа символына әверелә, региональ хезмәттәшлекнең бөтен милли икътисадны үстерүгә этәргеч була алуын күрсәтә".

Сайт: https://time-forum.ru 

Форумның Телеграм-каналы: https://t.me/timetatarstan 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International