Иллемеңенче машина ак төстәге Limited комплектлы Ford Explorer булып тора. Машинаның кайбер сыйфатлары: Cyclone™ бензин двигателе, 294 ат көче булган 3.5-V6 куəтлеле алты дәрәҗәле автомат SelectShift™ трансмиссиясе һәм Terrain Management™ тулы приводлы интеллектуаль системасы.
Алабугада урнашкан Ford Sollers заводында Ford машиналарын чыгару 2012 елның гыйнвареннән башланды. Бүген компания Ford Explorer, Ford Kuga, Ford Transit, Ford Tourneo Custom, Ford S-MAX һәм Ford Galaxy модельләрен чыгара.
Тулы цикллы Ford Explorer машиналарын җитештерү 2013 елның апреленнән башланды. Ford Kuga машинасының тулы циклы бу елның октябреннән башланды: башлап җибәрү церемониясендә Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков, Ford Sollers Президенты Тед Каннис, Ford Sollers Башкарма директоры Адиль Ширинов, ААҖ “Соллерс” Генераль директоры Вадим Швецов һәм махсус кунак - Ford Директорлар киңәшмәсе рәисе Уильям Клэй Форд катнаштылар.
Хәзерге вакытта Алабугада двигательләрне җитештерү буенча Ford Sollers заводы төзелеше дәвам итә. Завод 2015 елда эшли башлачак. Моннан башка, Ford Татарстанда махсус җиңел машиналарны уйлап табу буенча R&D үзәген булдырачак. Шулай ук яңа эш урыннары да барлыкка килә – елның ахырына кадәр Ford Sollers заводында эшләгән гомуми кешеләр саны 2, 5 мең тәшкил итәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте