Рәсим Баксиков: «Республикам белән горурлана алуым өчен рәхмәт сезгә!»

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Герое «Геройлар вакыты» махсус хәрби операциясендә катнашучылар һәм ветераннар өчен үсеш программасы кысаларында Инвестицион үсеш агентлыгында стажировка үтте.

 

Ул бөтен республиканың инвестицион потенциалын тәкъдим итүче Татарстанның Бердәм презентация үзәге эше, шулай ук ведомствоның барлык бүлекләре эшчәнлеге белән танышты, аерым алганда, проект офисында инвестицион проектларны озата бару һәм экспертизалау нигезләрен өйрәнде.

 

Стажерга өйрәнү өчен норматив-хокукый актлар һәм халыкара килешүләр әзерләү үзенчәлекләрен тәкъдим иттеләр. Рәсим Баксиковка шулай ук республика һәм халыкара дәрәҗәдә чаралар оештыру һәм Татарстанның инвестицион потенциалын алга җибәрү ысуллары турында сөйләделәр.

 

Россия Герое республика районнары белән эшләү, шул исәптән урыннарда инвестиция потенциалын ачуга юнәлдерелгән «Муниципаль сәгать» проекты белән актив кызыксынды.

 

«Геройлар вакыты» махсус хәрби операциясендә катнашучылар һәм ветераннар өчен үсеш программасы буенча укыту белемнәрне, шул исәптән инвестиция тематикасы буенча да, тестлаштыруны күздә тота. Шуңа күрә стажировканың аерым блогы дәүләти-хосусый партнерлык механизмнарына багышланган иде.

 

Рәсим Баксиковның Агентлыктагы эше җитәкче Талия Миңнуллина белән очрашу белән тәмамланды. Ул МХО барышында шәхси казанышлары өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт хезмәтендә уңышлар теләде: «Без сезнең ватанга, Татарстанга булган мөнәсәбәтегез, дәүләт органнарының гамәли эшенә күрсәткән кызыксынуыгыз өчен рәхмәтле. Андый кешеләргә тигезләнергә кирәк».

 

Россия Герое Рәсим Баксиков: «Сез Татарстан данын федераль һәм халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итеп, Инвестицион үсеш агентлыгында нәкъ менә зур эш башкарасыз! Республикам белән горурлана алуым, аны безнең мәгариф программасында башка төбәкләр арасында намус белән тәкъдим итүем өчен рәхмәт сезгә».

«Геройлар вакыты» федераль программасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән һәм сугыш хәрәкәтләр ветераннарын реабилитацияләүгә, укытуга һәм эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән. 2025 елда Россия төбәкләренең күбесе «Геройлар вакыты» кадрлар проектының үз версияләрен гамәлгә ашыра башлады. Татарстан Республикасында ул «Батырлар. Татарстан Геройлары» дип атала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International