Россиянең Региональ үсеш министры Игорь Слюняев «Invest in Russia» Россия инвестицион агентлыгын булдыру турында белдерде

2013 елның 6 декабре, җомга

Шул яңалык белән Игорь Слюняев бүген регионнарга инвестицияләрне җәлеп итү буенча Россиянең Региональ үсеш министрлыгында үткән түгәрәк өстәлендә чыгыш ясады.

Мәскәүдә үтә торган чарада WAIPA Башкарма директоры Карлос Бронзатто, WAIPA Президенты, Төркия Инвестицияләрне җәлеп итү һәм ярдәм итү агентлыгы Президенты Илькер Айси, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, WAIPA Көнчыгыш Европа Директоры Линар Якупов катнашалар. Татарстан Республикасы WAIPA вәкиле генә түгел, әмма инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә иң алда баручы регион рәвешендә катнаша.

Утырышта, шулай ук, Инвестицион климат үсеше буенча Милли киңәшмәсе рәисе Юрий Войцеховский, эре халыкара компанияләр, банклар, Германия, Швейцария, Мексика, Великобритания, Дания, Франция, Сингапур, Австрия илләреннән инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыклар вәкилләре һәм региональ үсеш корпорацияләр башлыклары катнашалар.

Түгәрәк өстәл кысаларында Линар Якупов Татарстан Республикасына инвестицияләрне җәлеп итү буенча региональ аспектын тәкъдим итте. Мәсәлән, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм WAIPA арасындагы хезмәттәшлек билгеләнде.

Үз чыгышында Линар Якупов Татарстан Республикасының инвестицион мәйданнары үсеше, регионның инвестицион мөмкинлекләрен алга таба мавыктыру «Invest in Tatarstan» PR-кампаниясе турында сөйләде. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе «СМАРТ Сити Казан» халыкара инвестицион технополисы һәм регионда ислам финансларының үсешен дә билгеләде.

Утырышта регионнарда инвестицияләрне алга таба мавыктыру механизмнары, илгә инвестицияләрне җәлеп итү буенча системалы мөнәсәбәте, аерым Россия региональ агентлыкларының һәм Региональ үсеш министрлыгының эш группасы арасында эшчәнлеге турында уртаклашу планлаштырыла. Шулай ук, уртаклашуның бер темасы бер гомуми инвестицион портал һәм Россиянең инвестицион потенциалы интерактив картасын булдыру булып торачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International