Казан икътисадына 2025 елның 9 аенда төп капиталга 300 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Узган елның 9 аенда Татарстан башкаласы икътисадына төп капиталга 300 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. Сессиядә гамәлгә ашырылган инвестпроектлар арасында «Химград» технополисын киңәйтүне, Кремль яр буендагы «Кайт» гастрономия комплексын, шулай ук Мәскәү базарын реконструкцияләүне билгеләп үттеләр.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Инвестицион совет тарафыннан «Татарстан Республикасының пилотсыз авиация системалары үзәге» технопаркы, Киров дамбасы янындагы күп функцияле комплекс кебек проектлар хупланды. 2025 елда «Төньяк капкалар» сәнәгать паркы төзелеше башланды – 200 гектардан артык мәйданда 106 миллиард сум инвестицияләр күләме белән масштаблы проект.

Исегезгә төшерәбез, Инвестицион үсеш агентлыгы экспертиза үткәрә, проектны Республика Рәисенә тәкъдир итүгә әзерли һәм проектны тантаналы рәвештә эшләтеп җибәргәнчегә кадәр инвесторны озата бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International