Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның Кытайга эш сәфәренең өченче көне «Татарстан – Хубэй» эшлекле форумында катнашудан башланды. Анда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул катнашучыларга Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм аның нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр һәм яңа проектлар ачылуын көтүен билгеләп үтте.
Бүгенге көндә хезмәттәшлек алып барыла торган юнәлешләр: нефть химиясе, машина төзелеше һәм автомобиль төзелеше, мәгълүматлаштыру һәм югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башкалар.
"Кайбер Кытай провинцияләре, шул исәптән Хубэй провинциясе белән без „Идел-Янцзы“ форматында хезмәттәшлек советы кысаларында эшлибез», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Тулырак (https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2503804.htm)
Форумда шулай ук Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итте.
Шуннан Татарстан Рәисе Хубэй провинциясе Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Чжунлин әфәнде белән очрашты. Яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм Россия белән Кытай арасында эшлекле элемтәләрне киңәйтү турында фикер алыштылар.
Ван Чжунлин әфәнде регионнар арасында уңышлы гуманитар һәм мәгариф элемтәләренә, шул исәптән Казан федераль университетының Ухань югары уку йортлары белән хезмәттәшлегенә басым ясады. Очрашу барышында яклар Татарстан белән Хубэй провинциясе арасында туры авиаэлемтәне эшләтеп җибәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
Хубэй провинциясе Кытайның үзәк өлешендә Янцзы елгасы бассейнында урнашкан һәм мөһим транспорт төене булып тора. Административ яктан ул 12 шәһәр округына һәм бер автономияле округка бүленә. Ухань, Сянъян һәм Ичан аеруча динамик үсеш ала.
Төбәкнең икътисады оптоэлектроникага, автомобиль төзелешенә, сәламәтлек саклауга, заманча химия сәнәгатенә һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә таяна. Хубэй шулай ук Кытайның төп инновацион үзәкләренең берсе санала: биредә фәнни-техник инфраструктураның 8 эре объекты, 45 милли лаборатория һәм 547 фәнни-тикшеренү институты урнашкан.