Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның чит илләр сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашуы

2026 елның 15 мае, җомга

Кичә, Казанфорум кысаларында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит илләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агеев катнашты.

Халыкара эшлекле хезмәттәшлекне үстерү, Татарстанның инвестицион мөмкинлекләре һәм ислам дөньясы илләре белән элемтәләрне ныгыту турында фикер алыштылар.

Кыргызстан, Оман, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Мисыр сәүдә палаталары Федерациясе каршындагы Эшлекле хатын-кызлар советы вәкилләре үзләренең сәүдә-сәнәгать палаталарын тәкъдир иттеләр һәм хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләделәр.

Инвестицияләр һәм эшлекле элемтәләр өчен төп мәйданчык буларак Казанфорумның роле аерым ассызыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International