Талия Миңнуллина уникаль осталык үзәген ачуда катнашты.
Уникаль осталык үзәге бүген тантаналы рәвештә ачылды һәм элеккеге Үзәк универсаль кибет – ҮУКнең яңартылган бинасында (Мәскәү ур., 2) урнашкан.
Заманча Үзәк универсаль кибет - Татарстанның мәдәни кодын саклап калуга һәм үстерүне дәвам итүгә юнәлдерелгән стратегик проект. Бинаның бөтен киңлеге остаханәләргә, иҗади мастер-классларга, күргәзмә зоналарына бирелгән. Шулай ук биредә гастрономия секторы һәм чаралар уздыру өчен заллар бар.
ҮУК кунакларын «Осталар шәһәре» театральләштерелгән прологы белән каршы алдылар. Шулай ук «Апуш» балалар татар театр студиясе чыгышы да булды.
Татарстан Рәисе иҗат остаханәләрен, күргәзмә зоналарын карады. Биредә «Ислам арт» гарәп каллиграфиясе остаханәсе, автор бизәнү әйберләре, аксессуарлар ясау остаханәсе, татар этно-инструментлары җыелган пространство (Alpar), «Тылсымлы җепләр» келәм ясау остаханәсе, йөзем агачыннан үрү студиясе, Алексеевск сәнгать туку фабрикасы продукциясе тәкъдим ителгән.
Бер катта традицион кукмара киез итекләре коллекциясе һәм милли бизәкле күннән эшләнгән әйберләр – татар итекләре (читекләр), өй башмаклары һәм башка продукция урнаштырылган.
Кибетнең аскы катында Татарстан китап нәшрияты продукциясе куелган.
Исегезгә төшерәбез, уникаль пространствоны ачу программасы үз эченә мастер-класслар – шул исәптән халык кәсепләре предметлары, традицион ризыклар әзерләү буенча да алды. ҮУКкә килүчеләрнең барысы да Идел буе халыклары костюмнары күргәзмәсе, рәссам Гүзәл Хәйбуллова картиналар күргәзмәсе, Рөстәм Әхмәтҗановның шәхси коллекциясеннән 600 дән артык борынгы самовар һәм татар чәе өчен башка әйберләр җыелган күргәзмә белән таныша ала.
Материаллар rais.tatarstan.ru сайтыннан алынды