Очрашуда Татарстан Республикасының медицина продукциясен чил илләргә җәлеп итү сораулары каралды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында (ТР ИҮА) үткән очрашуда Агентлык җитәкчесе урынбасары Инсаф Галиев, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе Генераль директоры Айрат Назмеев, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе Генераль директорының беренче урынбасары Айдар Абдрахманов, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнагәть пулаты рәисе урынбасары Артур Николаев, Татарстан Республикасының экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Василий Чистяков һәм медицина өлкәсендә эшләгән кайбер зур компанияләр башлыклары катнаштылар.
Очрашу барышында кунакларга Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләр, кластерлы үсешкә ниигезләнгән «СМАРТ Сити Казан» проекты тәкъдим ителде. Айрат Назмеев ассызыклаганча, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе медицина өлкәсендә эшли торган эшханәләренә күргәзмә эшчәнлеге аша продукцияне экспортка чыгаруда ярдәм итергә, финанс һәм юридик хезмәт күрсәтүгә әзер.
Җитештерүчеләрнең кайбер проблемалары турында да очрашуда уртаклаштылар. Мәсәлән, дәүләт органнары ягыннан ватан продукциясен импортлы товарлардан саклау кирәклеге билгеләнде. Кытайда килгән товарлар Россия Федерациясе стандартларына туры килми, әмма базарларда түбән кыйммәттә сатыла. Әлеге хәл Россия компанияләренә конкурентлы булырга рөхсәт бирми. Шулай ук кече һәм урта бизнесның халыкара күргәзмәләрдә катнашуда ярдәм итү проблемасы буенча уртаклаштылар.
Очрашу нәтиҗәсендә яклар алдагы бердәм хезмәттәшлеккә кызыксынуын белдерделәр.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте