«РИА Рейтинг» агентлыгы рейтингы мәгълүматы буенча Татарстан Республикасы яшәү шартлары буенча иң алда баручы регионнары арасына керде. Шул исемлектә республика дүртенче урынны алды.
Рейтинг 10 группага берләшкән 61 күрсәткечтән тора. Алар арасында: халыкның керем дәрәҗәсе, яшәү шартлары, иҗтимагый инфраструктура белән тәэмин ителү, экологик һәм климат шартлары, яшәү куркынычсызлыгы, демографик хәл, халык сәламәтлеге һәм белем дәрәҗәсе, транспорт инфраструктурасы, икътисади үсеш дәрәҗәсе, кече бизнес үсеш дәрәҗәсе һәм башкалар.
Беренче урыннарны Мәскәү һәм Санкт-Петербург алдылар. Беренче унлыкка, шулай ук, Татарстан Республикасы, Мәскәү, Краснодар, Белгород, Воронеж, Ханты-Манси, Югра, Төмән һәм Түбән Новгород өлкәләре керде.
Капма-каршы якта Дагестан Республикасы, Байкаларты, Курган регионнары, Бурятия Республикасы, Ингушетия, Алтай, Калмыкия һәм Тыва республикалары керде. Бу регионнар икътисади үсеш ягыннан көчле түгел, минераль байлыклар белән тәэмин ителмәгән, шуңа күрә үзенең кереме дә кечкенә булып тора.
Татарстанның рейтинг баллары югары: «халыкның торак шартлары» буенча 73.9, «халыкның керем дәрәҗәсе» - 62.5, «экологик һәм климат шартлары» - 62.4, «икътисади үсеш дәрәҗәсе» – 61. Башка күрсәткечләр буенча регион 55 тән артык балл җыйды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте