Казанга эш визиты белән Алтай өлкәсе делегациясе килде

2013 елның 20 декабре, җомга

Ике көн өчендә Алтай өлкәсенең инвестицияләр һәм икътисад буенча Баш идарәсе һәм «Алтай инвестицияләрне җәлеп итү һәм дәүләт-шәхси партнерлык үзәге» башлыгына инвестицион өлкәдә республика тәҗрибәсе, хөкүмәт һәм бизнес арасында аралашу, инвестицион проектлар һәм регионның сәнәгать мәйданнары тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында (ТР ИҮА) делегация Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, инвестицион проектларны алып бару, дәүләт-шәхси партнерлык үсеше башлыклары, Татарстан Республикасының Үсеш корпорациясе Генераль директоры урынбасары Джавдат Ахманов белән очрашты.

Очрашуда инвесторларны җәлеп итү сораулары, «Invest in Tatarstan» имидж PR-кампаниясе, республиканың сәнәгать мәйданнары һәм махсус икътисади зоналары, Бөтендөнья инвестицион агентлыгы ассоциациясе (БИАА) белән хезмәттәшлек тәкъдим ителде. Яклар «бер тәрәз» эше принципы, башкарма органнары эшчәнлеге стандарты, Татарстанда инвестицион проектларны электрон карау системасы iPMS (Investment Project Monitoring System) кертү буенча уртаклаштылар.

Алтай өлкәсе делегациясенә Татарстанның сигез приоритетлы үсеш юнәлешләре тәкъдим ителде: химия һәм нефтехимия сәнәгате; машина төзелеше һәм автокомпонентларны җитештерү; төзелеш, җиһаз һәм төзелеш материалларын җитештерү; авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү; IT-технологияләр һәм телеаралашу; медицина һәм фармацевтика; хәләл-индустрия; хезмәт күрсәтү һәм туризм.

Джавдат Ахманов «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы проекты һәм мәйданның үсеш этаплары турында сөйләде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International