Алма-Ата шәһәрендә Ислам үсеш банкы группасының региональ форумы үтә

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бәтендөнья ислам финанслары секторы үсешен алга таба мавыктыру буенча региональ вакыйгалар 2014 елның иң төп вакыйга – 25-26 июньдә булачак Ислам үсеш банкы группасының 40 еллык юбилеен бәйрәм итү алдыннан үтә. Региональ вакыйгалар, шулай ук, Дакар (Сенегал) һәм Джидда (Согуд Гарәбстаны) шәһәрләрендә үтәчәк.

Казахстан башкаласында ачылган чарага Ислам үсеш банкы (ИҮБ) группасының 12 ил катнашучылары вәкилләре килделәр. Ислам үсеш банкы Президенты Ахмәд Мөхәммәд Али чакыруы белән форум эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Линар Якупов катнашты.

ИҮБ рәсми сайты мәгълүматы буенча, форум барышында соңгы 40 ел эчендә банк эшчәнлеге нәтиҗәләре билгеләнеләчәк, планнар, глобаль һәм региональ приоритетлар, шулай ук алдагы 10 елга ИҮБ группасының үсеш стратегиясе буенча урташачаклар.

Региональ чара кысаларында ИҮБ группасы вәкилләре булмаган илләрдә мөселман җәмгыятьләре үсеше һәм дөнья ислам финанс секторы үсешенә ярдәм итү сораулары буенча түгәрәк өстәлләр үтәчәк. “Дөнья ислам финанс секторы үсешен алга таба мавыктыру” форумы 15 гыйнварьдә үтәчәк. Форум катнашучылары арасында Казахстанның премьер-министр урынбасары, Яңа технологияләр һәм индустрия министры Асет Исекешев булачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International