Мәскәүдә дөньяда икътисади фән өлкәсендә иң төп вакыйгаларның берсе кысаларында «Татарстан: киләчәкне барлыкка китергәндә» аерым панель сессиясе үтте.
Татарстан Республикасы делегациясен форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Делегация составында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов, МИЗ «Иннополис» Генераль директоры һәм регионның эшмәкәрлек оешмалары вәкилләре керәләр.
Рөстәм Миңнеханов бүген форумның «Doing business in Russia 2.0» пленар утырышында катнашты. Аның модераторы Россия Федерациясе дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин булып торды. Утырышта катнашучылар Бөтендөнья банкы билгеләгән бизнес алып бару шартлары буенча илләр рейтингын карадылар.
Пленар утырышта чыгыш ясаганда Татарстан Республикасы Президенты бизнес өчен регионның сөйкемлелеген арттыру буенча республика тәҗрибәсе турында сөйләде. Регион башлыгы республиканың сөйкемлелеген арттыру буенча барган эше турында да белдерде. Татарстанда эре инвестицион проектларны караучы Инвестицион киңәшмә бар. Хөкүмәт эше нәтиҗәсе булып документларны алу вакыты, инженер элемтәләргә тоташтыру хакы кимү һәм башкалар тора. Шулай ук регионның инновацион мәйданнар – МИЗ «Алабуга», «Химград» технополисы, КИП «Мастер» һәм IT-парклар билгеләнде.
«Татарстан: киләчәкне барлыкка китергәндә» панель сессиясендә катнашучылар Татарстан алдында торган проблемалар буенча уртаклаштылар. Сессиядә Россиянең Халыкара чит ил акчасы фонды вәкиллеге башлыгы Бикас Джоши, Ernst&Young Идарәче партнеры Александр Ивлев, Гарвард университеты профессоры Тимоти Колтон, AbbVie EEME&A Operations Вице-президенты Альберто Кольци, Леонтьев үзәге директоры урынбасары Борис Жихаревич, «Тройка-Диалог» инвестицион компаниясе узган башлыгы Рубен Варданян катнаштылар. Уртаклашуларның модераторы РФ Президенты янында дәүләт хезмәте һәм милләт хуҗалыгы Россия академиясе ректоры Владимир Мау булып торды.
Татарстан Республикасы Президенты чыгышында республиканың икътисади үсеше һәм аның киләчәге каралды. Республика хәзерге көнгә сәнәгать җитештерүе буенча 5 урын, инвестицияләр күләме буенча 4 урынны ала дип билгеләнде. Дөнья икътисады үсеше темпы акрынаю фонында регионнарның инвестицияләрне җәлеп итүдә конкурентлык артуы билгеләнде. Бүген Татарстанның конкуренлыгын арттыру өчен республикада 2030 елга кадәр Үсеш стратегиясе булдырыла дип Рөстәм Миңнеханов белдерде.
ТР Президенты сүзләре буенча, алга таба эшкәртү җитештерүе үсәчәк. Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, республиканың IT-секторы, Кама сәнәгать кластеры, Зөя мультимодаль логистика үзәген булдыру, кадрлар мөһимлеге турында сөйләде. «Республика алдында торган максатларны тормышка ашыру өчен яхшы яшәү шартларын булдырырга кирәк», - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. Үсеш стратегиясе республиканың бөтен өлкәләрен дөнья дәрәҗәсенә кадәр үстерү планнарыннан тора.
Стратегия буенча детальләрне сессиядә чыгыш ясаучылар белдерделәр. Белгечләр сүзләре буенча регион дөнья тәҗрибәләрен кулланып һәм инвесторлар өчен кызык булган өлкәләрне билгеләп алга таба бара дип ассызыкладылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте