Абу-Дами саммитында энергия саклау технологияләренең киләчәге буенча сораулар каралды

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2014 елның 20-22 гыйнварендә «ADNEC» Абу-Даби Халыкара күргәзмә үзәгендә «World Future Energy Summit 2014» (WFES) энергетиканың киләчәге буенча Бөтендөнья саммиты үтә.

Чара энергетиканың киләчәге сораулары, энергия саклау технологияләре һәм аларны уйлап табу, энергия чыганакларын яңадан куллануга багышланган. Саммит һәр елны БГЭ Президенты - Шейх Халиф ибн Заид Аль Нахайян һәм тəхеткə утырырга тиешле Шейх Мухаммед ибн Заид Аль Нахайян патронажы астында үтә.

Вакыйгада дәүләт башлыклары, министрлар, халыкара оешмалар һәм эре милли икътисади операторлар җитәкчеләре катнашалар. 2014 ел саммиты эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаша. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы проектының кураторы булып тора. Проектта «яшел» төзелеш принциплары, шулар арасында энергия саклау технологияләре кулланыла.

WFES-2014 программасында түбәндәге темалар буенча уртаклашу планлаштырыла: тирә-юньне саклау өлкәсендә халыкара сәясәт; энергетиканың эффективлыгы темпларының үсеше; энергия саклау глобаль төзелешендә энергия чыганакларын яңадан куллану роле үсеше; экологик яктан чиста технологияләр үсешенең төп стратегик юнәлешләр; альтернатив энергия киләчәгенең үсеш проектларын финанслау сораулары.

Саммитның төп бүлекләре энергия эффективлыгы, кояш һәм җил энергетикасы, биоягулык, су энергиясе, энергияне рациональ куллану, интеллектуаль энергосистема, экологик яктан чиста транспорт, калдыклар белән идарә итү булып тора.

Саммит кысаларында, шулай ук, «International Water Summit» (IWS) Су байлыклары буенча халыкара саммит – су хуҗалыгы комплексы сорауларын чишү максаты булган үз өлкәсендә бердән бер чара; Project&Finance Village – чиста, куркынычсыз һәм энергия чыганакларын яңадан куллану өлкәсендә проектларын презентацияләү; Estidama-Compliant Home – төзелеш өлкәсендә экологик чишелешләр презентациясе; Energy Outlook Forum – энергетиканың эволюциясе сораулары буенча ExxonMobil компаниясе оештырган форум; EcoWaste – калдыкларны эшкәртү сораулары буенча халыкара конференция үтәчәк.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International