Татарстанга эш визиты белән Литва Республикасы делегациясе килде

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Ике көнлек визит кысаларында Литва компанияләре вәкилләре Татарстанның инвестицион өлкәсе үсеше, хөкүмәт һәм бизнес арасында аралашу, территорияләрнең экспорт потенциалын куллану тәҗрибәсе белән танышачаклар.

Делегация составына DFDS Төньяк Европада иң эре берләшкән транспорт-логистика компаниясе, логистика, сәүдә, энергетика, сәламәтлек саклау һәм финанс хезмәт өлкәләрен берләштергән ACHEMA GROUP концерны, «Кровиню Терминалас» – Балтика регионында химия һәм нефть продуктларын саклау буенча яңа терминаллар компаниясе керә.

Логистика һәм йөк ташу өлкәсен шулай ук «Балтийос первежимай», «Литва тимер юллары», «Клайпед пассажир һәм йөк терминалы» һәм «Клайпед диңгез порты» компанияләре күрсәтә. Алардан башка делегация составына техник киңәш бирү һәм инжиниринг базарында иң алда барган Европа компанияләренең берсе – AF компанияләр группасы керде.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында делегация Агентлык җитәкчесенең Беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Инвестицион проектларны алып бару һәм аларга ярдәм итү, дәүләт-шәхси партнерлык үсеше бүлекләре рәисләре, шулай ук Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе Генераль директоры беренче урынбасары Айдар Абдрахманов белән очрашты.

Роберт Галиуллин Литва компанияләре вәкилләренә кыскача Татарстан Республикасы, аның инвестицион потенциалы һәм инфраструктурасы турында сөйләде. Аерымча очрашуда Зөя регионара мультимодаль логистика үзәгенә игътибар иттеләр.

Айдар Абдрахманов кунакларга Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе эшчәнлеге һәм регионның чималсыз экспорт күләмен арттыру буенча планнар турында белдерде.

Литва делегациясе вәкилләре үз чиратында составында булган һәр компаниянең эшчәнлек юнәлешләрен тәкъдим итте. Кунаклар Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлектә кызыксынулары турында белдерделәр.

Визит кысаларында делегация Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, регионның Сәүдә-сәнәгать пулаты башлыклары һәм республика эшханәләре җитәкчеләре белән очрашачак. Шулай ук, Литва компанияләре вәкилләре «Химград» технополисы, Казан IT-паркы, МИЗ «Алабуга», ТАНЕКО һәм ТАИФ-НК мәйданнарын карачаклар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International