Кейптаун шәһәрендә WAIPA җитәкчелек комитеты утырышы уза

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

Инвестицияләрне җәлеп итү буенча бөтендөнья агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) җитәкчелек комитетының эш очрашуында Көнчыгыш Европа буенча региональ директоры рәвешендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы катнаша.

WAIPA җитәкчелек комитеты– оешманың үсеш стратегиясен тормышка ашыру һәм планлаштыру максаты булган WAIPAГенераль ассамблеясенең башкарма органы булып тора. Көньяк Африка Республикасының башкаласы – Кейптаун шәһәрендә 2014 елның 23-24 гыйнварендә үтә торган комитет утырышы барышында региональ вәкилләр 2013 елда булган ассоциациянең эше нәтиҗәләре буенча уртаклашачаклар. Очрашуда, шулай ук, чит ил конференцияләре кысаларында алга таба мавыктыру стратегиясе, 2014 елга планлаштырылган чаралар һәм 2015 елга кадәр WAIPA  үсеше киләчәкләре турында сөйләшәчәкләр.

 

Белешмә

WAIPA инвестицион агентлыклар арасында туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өлкәсендә мөһим мәгълүмат һәм тәҗрибә белән аралашу, хезмәттәшлекне үстерү һәм контактларны урнаштыру өчен 1995 елда Женева шәһәрендә барлыкка килгән оешма булып тора. Бөтендөнья ассоциация 122 илдән 168 инвестицион агентлыкларын берләштерә.

2011 елның сентябрендә Линар Якупов башлыгында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгыИнвестицияләрне җәлеп итү буенча бөтендөнья агентлыклар ассоциациясенә керде. Ул ассоциациягә кергән Россиядән иң беренче вәкил булып тора. 2013 елның февралендә Женевада үткән WAIPA Генераль ассамблеясе утырышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгыБөтендөнья ассоциациянең җитәкчелек комитетына кереп Көнчыгыш Европа буенчаWAIPA директоры булып билгеләнде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International