«Invest in Tatarstan» Чехия Республикасында үткән инвестицион семинарында тәкъдим ителде

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Регионның приоритетлы үсеш юнәлешләре буенча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының 2014 елда беренче  инвестицион семинары Прага шәһәрендә 27 гыйнварендә үтте.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов башлыгында Татарстан делегациясе семинар кысаларында регионның инвестицион мөмкинлекләрен, «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис проектларын тәкъдим итте.

Чарада энергетика, төзелеш һәм дизайн, машина төзелеше һәм автокомпонентлар, финанс һәм банк хезмәте, медицина һәм фармацевтика, хезмәт күрсәтү һәм туризм өлкәләрендә эшләүче Чехия Республикасы компанияләре вәкилләре катнаштылар. Аларга проектларның тормышка ашыру этаплары һәм үсеше турында сөйләделәр.

Чехия Республикасында Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллегенең вәкиле Зуфар Абдулгалеев семинарның мөһимлеген ассызыклап, булган темаларның әһәмиятлеген билгеләде.

Чехия сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы тышкы эшләр департаментырәисе Иржи Машата Татарстан-Чехия һәм Россия-Чехия мөнәсәбәтләре үсеше турында сөйләде. Ул, шулай ук, бизнеска институциональ ярдәм итү мөһимлеген ассызыклады һәм Чехиянең Татарстан белән булган хезмәттәшлеген билгеләде. Иржи Машата сүзләре буенча Татарстан, башка Россия регионнарына караганда эшмәкәрлек климатын яхшырту буенча зур эш үткәрә. Чехия Республикасы өчен экспорт стратегиясе юнәлеше үсешендә Россия иң мөһим партлерларының берсе булып тора. Үз чыгышын тәмамлаганда, Иржи Машата Чехия компанияләренең Россия регионнарына керүен чакырды.

Россия-Чехия катнаш сәүдә пулаты рәисе Владимир Ермаков илләр арасында мәдәни аралашуны билгеләп, аларның товар әйләнеше үсешенә өметләрен белдерде.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Агентлыкның эшчәнлеген билгеләп, Татарстанны алга таба мавыктыру һәм республика территориясендә уңай инвестицион климаты белән тәэмин итү турында сөйләде. ЛинарЯкупов сүзләре буенча, регионның  инвестицион сөйкемлелеген республика президенты Рөстәм Миңнеханов билгели. Линар Якупов, шулай ук, Казанда март аенда «Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумы кысаларында Татарстан Республикасының инвесторлар клубы утырышындаРөстәм Миңнехановның катнашуы турында белдерде.

Сөйләшү барышында Татарстан Республикасында тормышка ашырыла торган инвестицион проектларында Чехия кече һәм урта бизнесының катнашу сораулары каралды. Чехия эшкуарлары инвесторлар һәм бизнес белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынуларын белдерделәр. Газ куллану һәм газ ягулыгын электростанцияләрдә яндыру өлкәсендә эшли торган Чехия эшкуары – Зденек Збитек әфәндеРоссиядә энергетика һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә үзенең бизнесын үстерү мөмкинлеген билгеләде.

Шул сораулардан башка семинарда катнашучылар Чехия һәм Татарстан Республикасы арасында хәзерге хәле һәм сәүдә-икътисади үсеше, алар арасында хезмәттәшлек перспективалары турында уртаклаштылар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International