PGB Group Италия компанияләре группасы Татарстан Республикасы белән приоритетлы хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләде

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

PGB Group Директоры Пьер Джорджио Басси белән очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Вәкаләтле вәкиллегендә узды.

Италия һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади элемтәләрен тагын да ныгыту һәм алдагы хезмәттәшлек сораулары буенча уртаклашуда Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Мәгълүмат һәм аналитика үзәге вәкилләре Сергей Пархоменко, Алексей Пантелеев һәм кайбер Италия компанияләре вәкилләре катнаштылар.

Равиль АхметшинТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Италия вәкилләрен республикага чакырды.

«Татарстанда сез кызык булган компанияләр белән очраша аласыз, - дип Равиль Ахметшин билгеләде. – Казанда март аенда «Invest in Tatarstan» II Халыкара инвестицион форумы үтәчәк. Аның эшендә сез дә катнаша аласыз».

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Агентлыкның эшчәнлеге һәм аның максатлары турында сөйләде. Кунаклар өчен Татарстанның икътисади потенциалы, конкурентлык өстенлекләр, эре сәнәгать эшханәләр, инновацион сәясәт һәм инвестицион сөйкемлелеге презентациясе үткәрелде.

Италия компанияләре үз чиратында Татарстан Республикасы белән нефтехимия, фармацевтика, төзелеш, азык-төлек, мода һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлегендә кызыксынуын белдерделәр.

Очрашу азагында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм PGB Group арасында хезмәттәшлек буенча меморандумга кул куелды.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте мәгълүматы буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International