Рөстәм Миңнеханов гарәп илләре илчеләре белән очрашты

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясендә Согуд Гарәбстанының Тулы вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе резиденциясендә үткән очрашуда гарәп илләренең 11 илчесе һәм 7 вакытлы вәкил булды.

Татарстан Республикасының гарәп илләре белән хезмәттәшлек сораулары буенча уртаклашуда Федерация Киңәшмәсе Вице-спикеры Ильяс Умаханов, Халыкара сораулар буенча Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры, Вице-премьер Равиль Зарипов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ААҖ «Татнефть» Генераль директоры Наиль Маганов, Казан федераль университеты ректоры Ильшат Гафуров катнаштылар.

Россия Федерациясендә Согуд Гарәбстанының Тулы вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Али Хасан Джаафар, Татарстан делегациясен сәламләгәндә, гарәп илләрендә Татарстан Республикасы турында күп һәм яхшы беләләр дип билгеләде. Ул, шулай ук, республикада визит белән Россия һәм ИХО илләренең  III Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2011) кысаларында булды дип билгеләде һәм «Татарстан – Россиянең иң үсеш алган регионнарының берсе» булуына ышанды.

«Очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт, - дип Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. – Без һәрвакыт гарәп дөньясы белән якын булырга омтылабыз. Россия һәм гарәп илләре мөнәсәбәтләрендә Татарстанның роле бик мөһим. Безнең мәдәният һәм дин якын булып тора».

Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм аның мөмкинлекләре белән танышу өчен гарәп илчеләрен Казанда 5-6 мартта үтәчәк «Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумында катнашырга чакырды. Бу елның июнендә илчеләр, шулай ук, KazanSummit 2014 катнаша алалар.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов регионның икътисади һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде. Линар Якупов саммитта гарәп илләре ихтыяҗлары өчен Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү турында да сөйләшәчәкләр дип белдерде. KazanSummit 2014 кысаларында Россия-Африка форумы һәм «Тататрстан-БГЭ» бизнес-форумы үтәчәк дип ассызыкланды.

Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры, Вице-премьер Равиль Зарипов республикада җитештерелгән машина төзелеше һәм башка продукциясе турында сөйләде, ә КФУ ректоры Ильшат Гафуров университетның мөмкинлекләре белән уртаклашты.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International