Инвестицион комиссия утырышында декоратив ПВХ-элпәсен җитештерү проекты каралды

2014 елның 22 феврале, шимбә

Проектны тормышка ашыру урыны «Тюлячи» муниципаль сәнәгать мәйданы территориясе булып тора.

Линар Якупов рәислегендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән инвестицион комиссия утырышында ПВХ-элпәсен җитештерү проекты тәкъдим ителде. Очрашуда бәйсез белгечләр, тиҗәрәт банклары, консалтинг, лизинг һәм инвестицион компанияләр, Татарстан Республикасының муниципаль һәм дәүләт органнары вәкилләре катнаштылар.

Утырышта, шулай ук, Тюляч районы башлыгы Ильдус Зарипов, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе Генераль директоры Айрат Назмеев, Ингушетия Республикасының икътисади үсеш министры Юсуп Зурабов, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы вәкилләре катнашуы белән үтте.

ААҖ «ХимИнжиниринг» декоратив элпә җитештерү проекты инициаторы булып тора. Компаниянең башкарма директоры Вадим Ефимов билгеләгәнчә, ПВХ-элпәләр күбесенчә җиһаз фасадлары, тәрәзәләр һәм тәрәзә төпләре, түшәм һәм ишекләрне әзерләүдә кулланыла. Россия базарында элпәләрне куллану 2013 елда 52 млн. квадрат метр, яисә 28 мең тонн тәшкил итте.

Полимер элпә бүген полиэтиленнан соң таныклыгы буенча икенче полимер булып тора. БДБ территориясендә җиһаз элпәләрен әзерләү юк дип әйтергә була. Мәсәлән, 2013 елда ПВХ-элпәләрен сатып алу 51,5 мең тонн тәшкил итте. Россиядә тәкъдим ителгән җиһаз элпәләре Кытайда җитештерелә. 2013 елда барлыгы 150 мең тонн ПВХ-элпә китерелде (җиһаз, реклама, түшәм, изолента, бизәк элпәләре).

Инвестицион комиссия алдында чыгыш ясаганда, Вадим Ефимов Россиядә ПВХ-элпәләрне җитештерү үсеше проблемасы турында сөйләде, проект күрсәткечләрен тәкъдим итте һәм аның тормышка ашыру планнары белән уртаклашты. «ХимИнжиниринг» Техник директоры Александр Домрачев проектның перспектив булуы турында белдерде.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе сүзләре буенча, Татарстан үзенең продукциясен җитештерү юнәлешендә эшли һәм регионның җиһаз кластеры үсеше өчен яхшы перспективлар бар.

«Татарстанда декоратив ПВХ–элпәләр җитештерүен булдыру – эш урыннарын һәм салым базасын булдыру гына түгел, әмма республикага яңа технологияләр, уйлап табулар һәм инженер чишелешләрне җәлеп итү өчен мөмкинлекләр булып тора», - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ассызыклады. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы әлеге проектка кирәк булган ярдәм бирергә әзер дип билгеләнде.

Тюляч районы башлыгы Ильдус Зарипов территориядә ПВХ-элпәләр җитештерүен урнаштыру  мөмкинлеге булган муниципаль сәнәгать мәйданы әзер булуы турында белдерде.

Ингушетия Республикасының икътисади үсеш министры Юсуп Зурабов проект инициаторларына ярдәм итү әзерлеге һәм ПВХ-элпәләр җитештерү кирәклеген билгеләде.

«Продукциянең экспорт потенциалы бар. Без сезгә тышкы базарларга чыгуында ярдәм итә алабыз», - дип Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе Генераль директоры Айрат Назмеев ассызыклады.

Яклар, шулай ук, проектның финанс һәм җитештерү хәтәрләре, үсеш перспективалары, проект инициаторының эре компанияләр белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча уртаклаштылар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International