Татарстан Республикасының Президенты Барселонага эш визиты белән килде

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасының делегациясе составына Татарстан Республикасының информатизацияләү һәм элемтә министры, Вице-премьер Роман Шайхутдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының табигый байлыклар һәм экология министры Артём Сидоров, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин керде.

Бүген Барселонада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның эш визиты башланды. Визитның төп максаты булып Европаның иң матур шәһәре берсенең шәһәр хуҗалыгы һәм архитектурасы белән танышу булып тора.

Татарстан Президентының визиты кысаларында испан Каталониясе башкаласынең тәҗрибәсе белән танышу уза. Татарстан Республикасының делегациясе өчен презентацияне Барселона шәһәренең Баш архитекторы Висенте Гуаларт Фурио үткәрде. Рөстәм Миңнеханов, презентацияне караудан соң, Барселона тәҗрибәсе Татарстан Республикасының башкаласы үсеше өчен файдалы була алачак дип билгеләде.

Барселона үзәге буенча сәяхәт барышында Рөстәм Миңнеханов шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә инновацион чишелешләр белән танышты. Мәсәлән, шәһәрнең чүпне өләшү системасы белән танышты. 20 ел элек кертелгән аерым чүп җыю системасы шәһәрдә яшәүчеләр өчен гадәткә керде. Алар үзләре чүпләрне өч төрле контейнерлар буенча өләштерә. Контейнер төсе чүпнең киләчәген билгели. Сары төсле контейнерда булган чүп (җиңел картон, алюминий һәм пластикны) чүп өләшү заводына алып барыла. Чыгуда линия бер төрле эчтәлеге булган тюкларны чыгара һәм алар алдагы эшкәртүгә бара.

Шәһәр урамнарында Татарстан Президенты заманча автобус тукталышларының берсенә керде. Барселонада тукталыш комплекслары гадәттәге урыннар түгел, ул, шулай ук, мәгълүмати урын булып тора. Анда бөтен автобуслар һәм аларның маршрутлары буенча мәгълүмат бар, интерактив экраннар эшли. Татарстан Президенты урамда парковкалар артыннан автоматик карау системасы белән дә танышты.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International