Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының инвесторлар белән эшен уңай яктан билгеләделәр

2014 елның 28 феврале, җомга

Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) Россия Федерациясе субъектларында бизнес белән диалогны төзү мөмкинлекләрен тикшерделәр.

«Ведомости» бүген «Серле инвестор» исемендә мәгълүмат чыгарды. Анда регионнар бизнеска ярдәм итмиләр дип билгеләнде. Стратегик инициативалар агентлыгы регионнарның «юл карталары» һәм инвесторлар белән эш итүләрен карадылар. Россия хөкүмәте раслаган «юл карталары»н СИА эшкуарлар һәм экспертлар белән әзерләде. Барлыгы административ барьерларны киметү буенча 11 «юл картасы» бар: төзелеш, энергетика һәм тамгалыкта, эшханәләрне һәм милекне теркәү рөхсәтүенең эзлекле тәртипләрен гадиләштерү, конкурентлык үсеше, экспортка ярдәм итү, кече һәм урта бизнесның сатып алуларга керүне гадиләштерү, салым белән идарә итүен яхшырту. Владимир Путин сүзләре буенча, юл карталар ярдәмендә Россия 2018 елда Doing Business рейтингында 20 урын алырга тиеш (2013 елда 92 нче урын).

СИА үткәргән мониторинглауда түбәндәге нәтиҗәләр булды: «телефоннан җавап итмиләр, урындыклар ватылган, хезмәткәрләр тупас кыланалар һәм инглиз телен белмиләр». Стратегик инициативалар агентлыгы тикшеренүенең тулы версиясен бүген СИА Генераль директоры Андрей Никитин Красноярск икътисади форумы кысаларында тәкъдим итәчәк.

Тикшеренүне СИА хезмәткәрләре 22 Россия регионнарында үткәрде. Алар инвестицион агентлыкларның эшләрен карадылар. 2013 елдан региональ инвестицион стандарт бөтен регионнар өчен мәҗбүри. Инвестицион агентлыклар һәм корпорацияләр Россия Федерациясенең 60 субъектларында бар.

Яхшы нәтиҗәләр бары тик Татарстан Республикасы, Калуга, Пенза, Ульяновск һәм Ярославль өлкәлрендә булды. Әстерхан, Белгород, Вологда һәм Воронеж өлкәләрендә хезмәткәрләрнең инглиз теле тикшерүчеләрнең шаккатуларын чыгармады, әмма алар проектлар буенча уртаклаша алмадылар. Ә Вологда һәм Воронеж өлкәләрендә буш мәйданнар буенча мәгълүматны бирмәделәр.

Түбән Новгород өлкәсендә хезмәткәрләрдә визиткалар һәм төрле буклетлар булмады. Кабардино-Балкариядә мөмкин булган инвесторны кабинетка чакырмадылар, ә Чиләбе өлкәсендә хәтта сөйләшмәделәр. Алар алдан ук килешү булмады, шуның өчен очрашуга вакыт та юк дип белдерделәр. Липецк, Түбән Новгород, Чиләбе, Пермь, Удмуртия өлкәләре инглиз телендә сөйләшмәделәр. СИУ ассызыклаганча, беренче карашка бу – вак төяк, әмма алардан регион турында күзаллау барлыкка килә.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International