Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) Казанда II «Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумын үткәрүен якладылар.
5-6 мартта «Казан» таудан чаңгы шуу комплексы мәйданында үтәчәк форум эшендә WAIPA Башкарма директоры Карлос Бронзатто катнашачак. WAIPA партнер статусы Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек кысаларында кабул ителде. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы WAIPA Көнчыгыш Европа директоры булып тора.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы WAIPA составына 2011 елның сентябрендә керде. Агентлык Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясенә Россиядән беренче булып керде. 2013 елның февралендә Женевада үткән WAIPA Генераль Ассамблеясы утырышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясенең Җитәкче комитетына керде һәм WAIPA Көнчыгыш Европа директоры итеп билгеләнде.
Карлос Бронзатто 2012 елның декабрендә үткән беренче «Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумына килде. Ул форумның панель дискуссиясендә Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков белән бергә спикер рәвешендә катнашты. Үзенең чыгышында ул Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы инвестицион климатны яхшырту буенча ике юнәлештә – инвесторларны җәлеп итү һәм эре инвестицион проектларны уйлап табуда эшли дип билгеләде. Карлос Бронзатто сүзләре буенча, шундый кыюлык һәм тəвəккəллек уңышка китерәчәк.
Белешмә өчен
WAIPA – 1995 елда Женевада инвестицион агентлыклар арасында туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өлкәсендә мөһим мәгълүмат, тәҗрибә белән алмашу, хезмәттәшлек һәм контактлар үсеше өчен барлыкка килгән хөкүмәт булмаган оешма. Бөтендөнья ассоциациясе 122 илдән 168 инвестицион агентлыкны берләштерә.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте