Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан дәүләт-шәхси партнерлык шартларында проектларны тормышка ашыру өчен инвесторларны җәлеп итергә тиеш”

2014 елның 1 марты, шимбә

Дәүләт һәм бизнес партнерлыгы үсеше сораулары буенча бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасының Инвестицион Киңәшмәсе утырышы үтте.

“Республикада дәүләт проектларына инвестицияләрне җәлеп итү буенча зур эш алып барыла, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. – Дәүләт органнары һәм бизнес арасында аралашу мисаллары “Алабуга” махсус икътисади зонасы, Иннополис, ТАНЕКО, “Аммоний” булып тора.

Россия Федерациясе субъектлары федераль кануннар булмыйча, дәүләт-шәхси партнерлык (ДШП) турында үзенең региональ кануннарын кабул итүен билгеләп, Президент “Татарстан Республикасында ДШП турында канун” 2,5 ел элек – 2011 елның 1 августында кабул ителде дип белдерде. Татарстанда ДШП канунның тормышка ашыруында зур ролен концессия уйный – Президент ассызыклаганча, ул дәүләт һәм бизнес аралашуының эффектив формасының берсе булып тора. Мисал булып Репродукция һәм гаилә үзәге белән идарә иткән ААҖ “АВА-Казан” проекты тора.

ДШП механизмнары үсеше проблемасы буенча уртаклашуда регион башлыгы кадрлар аз булуын билгеләде һәм ДШП һәм аның механизмнарын тулысынча аңлау буенча программаны булдырырга тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов сүзләре буенча, төзелешкә, яңадан төзү һәм объектлар белән идарә итүгә шәхси инвестицияләрне җәлеп итергә кирәк. Ул дәүләт инвестицияләр шәхси инвестицияләр белән алмашына һәм шунда дәүләт-шәхси партнерлыкның мәгънәсе булып тора.

Агентлыкка соңгы көннәрдә дәүләт-шәхси партнерлык килешүләре, шулар арасында концессион килешүләр нигезендә объектлар белән идарә итү мәрәҗәгате белән шәхси инвесторлар килә. “Күбесенчә инвесторлар сәламәтлек саклау, балаларны укыту, торак-коммуналь хүҗалык, инженер инфраструктурасы өлкәләре белән кызыксына”, - дип Линар Якупов билгеләде.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе сүзләре буенча, Агентлык төрле министрлыклар һәм идарәлекләр белән бергә кайбер шәхси инвесторлар соравы буенча ДШП шартларында проектларны тормышка ашыруда эшлиләр.  Агентлык башлыгы билгеләгәнчә, 2013 елның азагында Татарстан Республикасында ДШП механизмнарын куллану мөмкинлекләрен билгеләү өчен Агентлык муниципаль районнары ДШП килешүләре куллана алырлык объектлар буенча мәгълүмат сорады. Бирелгән мәгълүмат буенча проектлар исемлегенә 360 инфраструктура объектлары керде, аларны төзүенә (яңартуына) 74 млрд. сум кирәк булачак. Хәзерге вакытка дәүләт органнары 1,8 млрд. сум бирә ала. Хәзерге моментка Агентлык шәхси инвесторларны бу проектларга җәлеп итү юнәлешендә эшли.

Линар Якупов билгеләгәнчә, хәзер шәхси инвестицияләрне җәлеп итү белән озак вакытлы инфраструктур проектларда кирәк булган шартлар булдырылмаган. Татарстанның дәүләт-шәхси партнерлык буенча кануны бары тик үзара хезмәттәшлек мөмкинлеге булуын билгели, ә моның өчен махсус формалар юк. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Инвестицион Киңәшмәгә әзерләнү барышында инвестицион өлкәдә эшли торган министрлыклар, идарәләр һәм башкарма комитетлар башлыклары өчен Дәүләт-шәхси партнерлык проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе” семинарын үткәрде.

25 февральдә үткән семинар Санкт-Петербург дәүләт университетының Менеджмент Югары мәктәбе һәм “RISE Capital” фонды ярдәме белән үтте. Семинарда Санкт-Петербург дәүләт университетының Менеджмент Югары мәктәбенең дәүләт һәм муниципаль идарә итү кафедрасы доценты Светлана Маслова чыгыш ясады. Семинарда Санкт-Петербургның тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Февраль башында Агентлыкта Россия Дәүләт думасы, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшмәсе һәм регионның министрлыклар һәм идарәләр башлыклары катнашуы белән ДШП механизмнары үсеше буенча киңәшмә үтте.

Утырышта инвесторлар кызыксынган проектлар турында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев чыгыш ясады. ААҖ “АВА-Казан” Генераль директоры, Гаилә планлаштыру үзәге баш табибы Фирая Сабирова сәламәтлек саклау өлкәсендә концессион килешү нигезендә ДШП проектларын тормышка ашыруның отышлы тәҗрибәсе турында сөйләде.

ААҖ “Автострада” Директорлар Киңәшмәсе рәисе Фоат Комаров утырышта машина юлларын төзүендә ДШП механизмнарын куллану (Шали-Бавлы юлы) турында белдерде. Ул проектны тормышка ашыруында барлыкка килгән проблемалар турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, проект тулысынча тәмамланырга тиеш.

Внешэкономбанк ААҖ “Проектлы финанслау федераль үзәге” территориянең комплекслы үсеш юнәлеше директоры Олеся Гладкова ДШП проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның белән республика башлыгы ДШП сораулары буенча семинар әзерләү турында уртаклашты.

Соңгы булып “ВИС” Директорлар Киңәшмәсе рәисе урынбасары Рашит Айтуганов чыгыш ясады. Компания Татарстан Республикасында эшләү мөмкинлекләрендә кызыксына һәм аның ДШП проектларын тормышка ашыруда тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, “ВИС” “СМАРТ Сити Казан” инфраструктурасы үсешендә катнаша ала. Рашид Айтуганов сүзләре буенча, “ВИС” өчен ДШП юнәлеше приоритетлы булып тора. Бүген компания Россия базарында инфраструктура төзелеше өлкәсендә иң алда баручыларның берсе булып тора.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International