Иртәгә «Invest in Tatarstan» эше башлана

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Бүген Татартан Республикасының Министрлар Кабинетында «Invest in Tatarstan – 2014» II Халыкара кышкы форумына багышланган брифинг үтте. Анда Татартан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Казан Глобаль шейперлар берләшмәсенә нигез салучы һәм куратор Дильбар Садыкова катнаштылар.

5-6 мартта “Казан” таудан чаңгы шуу комплексында үтәчәк форумны Татартан Республикасының үсеш корпорациясе һәм Татартан Республикасының экспорт корпорациясе катнашуы белән Татартан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.

«Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумы – Татарстанга инвесторларны җәлеп итү буенча мөһим инструмент булып тора. Форум чит ил кунакларына регионның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү генә түгел, әмма төрле проблемалар буенча уртаклашуны үткәрергә мөмкинлек бирә.

Ике көнлек форум эшендә 450 дән артык кеше катнашачак. Алар арасында 16 чит ил вәкилләре мәсәлән, Великобритания, Индия, Италия, Катар, Кытай, БГЭ, АКШ, Сингапур, Төркия, Швейцария, Сирия, Чехия, Германия, Узбәкстан һәм Казахстан, шулай ук, 11 Россия регионнары: Мәскәү, Калуга, Түбән Новгород, Самара, Ленинград, Свердловск, Ульяновск, Камчатка өлкәләре, Республика Саха.

Форум эшендә Катарның иң зур банкы рәисе Шейх Хамад Бин Файсал Аль Тани, Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) Башкарма директоры Карлос Бронзатто, «Invest in Russia» Башкарма директоры Юрий Войцеховский катнашачаклар.

Форум эшенең беренче көнендә пленар сессия һәм түбәндәге темаларга түгәрәк өстәлләр үтәчәк: “Автокомпонентлар җитештерүен локализацияләү”, “Сәламәтлек саклау”, “Казанның күчемсез мөлкәт базары”, “Хезмәт күрсәтү индустриясе һәм бизнес-процессларны аутсорсинглау”, “Хәләл индустриясе”. Беренче көннең программасында B2B очрашулары һәм Татартан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков катнашуы белән кичке аш булачак.

«Invest in Tatarstan» эшенең икенче көне кысаларында Татартан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән “Татартан Республикасының инвесторлар клубы” утырышы һәм Татартан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының эшчәнлеге һәм аның 2014 елда булган максатлары” Коллегиясе үтәчәк. Коллегиядә Агентлык, Татартан Республикасының үсеш корпорациясе һәм Татартан Республикасының экспорт корпорациясе эшчәнлеге нәтиҗәләре каралачак.

Дильбар Садыкова журналистларга «Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors» («Invest in Tatarstan» Яшь илчеләр) программасы турында сөйләде. Программа регионның инвестицион климатын формалаштыруда, бизнес һәм инвестицион өлкәдә халыкара проектларда яшьләрнең катнашуын җәлеп итүгә юнәлгән.

Татарстан Республикасының яхшы инвестицион климатын формалаштыру, халыкара дәрәҗәдә регионның инвестицион мөмкинлекләрен алга таба мавыктыруына яшьләрне җәлеп итү инициативасы белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Бөтендөнья икътисади форумының Глобаль шейперлар берләшмәсе чыкты. Регионның яхшы инвестицион климатын формалаштыруда һәм бизнес өлкәдә булган халыкара проектларда катнашу өчен яшьләр группаларын формалаштыруга юнәлгән программасын, шулай ук, Татарстан Республикасының Яшьләр, спорт һәм туризм буенча министрлыгы һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе якладылар.

«Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors» – халыкара дәрәҗәдә регионның һәм дәүләтнең уңай имиджын формалаштыру тәҗрибәсен алу һәм дөньяда республиканы алга таба мавыктыруга юнәлгән «Invest in Tatarstan» форумы, KazanSummit чараларында катнашу мөмкинлеге булып тора.

Дильбар Садыкова сүзләре буенча, «Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors» программасын Бөтендөнья икътисади форумының Глобаль шейперлар берләшмәсе җылы каршы алган. Аның сүзләре буенча, киләчәктә «Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors» программасы кысаларында Татарстан тәҗрибәсе Россиянең башка регионнарга күчергә мөмкин.

 

Белешмә

Глобаль шейперлар берләшмәсе – бердәм эшчәнлекне һәм процессларны тормышка ашыруга яшь лидерларын җәлеп итү өчен халыкара платформасы булып тора. Берләшмәнең максаты – киләчәк лидерлар берләшмәсен булдыру. Ул дөньяда җайлы җәмгыяви һәм икътисади климатын булдыру принципыларын алга таба мавыктырачак. Берләшмәнең әгъзасы 20-30 яшьлек лидер була ала, ул инглиз телен белергә һәм җәмгыяви мөһим проектларда катнашырга тиеш.

Глобаль шейперлар берләшмәсенә 2400 артык яшь лидерлар керә. Алар җәмгыяви эшханәләр, матбугат хезмәте белән идарә итәләр, сәясәтчеләр булып торалар, университетларда тикшеренүләр алып баралар, сəнгать һәм мәдәни элемтәләр белән эш итәләр.

Глобаль шейперлар берләшмәсе Бөтендөнья икътисади форумы программасына керә. Давоста Бөтендөнья икътисади форумы һәм региональ форумнар кысаларында әгъзалар очрашулары регуляр рәвештә үтә.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International