«Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумы үзенең эшен тәмамлады

2014 елның 7 марты, җомга

Форум Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков, бизнесменнар, чит ил инвесторлары, халыкара компанияләр башлыклары, федераль һәм региональ органнары вәкилләре катнашуы белән “Казан” таудан чаңгы шуу комплексы мәйданында үтте.

Форумның ике көнлек эшендә 470 тән артык кеше катнашты. Алар арасында 16 ил: Великобритания, Индия, Италия, Катар, Кытай, БГЭ, АКШ, Сингапур, Төркия, Швейцария, Сирия, Чехия, Германия, Узбәкстан һәм Казахстан, шулай ук 11 Россия регионнары: Мәскәү, Калуга, Түбән Новгород, Самара, Ленинград, Свердловск, Ульяновск, Камчатка өлкәләре, Саха Республикасы һәм Санкт-Петербург. 60 тан артык массакүләм матбугат хезмәте вәкилләре катнаштылар.

Al Khaliji банкы рәисе Катар Хамад бин Файсал бин Тани Аль Тани, Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) Башкарма директоры Карлос Бронзатто, «Invest in Russia» Башкарма директоры Юрий Войцеховский, Россиядә Кытай эшкуарлары берләшмәсе Президенты Цай Гуйжу катнаштылар.

«Invest in Tatarstan» Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе катнашуы белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештырды.

«Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумы, икенче төрле “Россия үзәгендә Татарстан Давосы” дип исем алган, «Tatarstan – is different» пленар сессиясе белән ачылды. Аның кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов регионның инвестицион сөйкемлелеге турында сөйләде. Сессия президиумы составына АНКОР компаниясенең Директорлар киңәшмәсе рәисе Павел Игнатьев, Россия һәм БДБ буенча «Ecolab» компаниясенең үсеш директоры Мэтью Блонг, Россия Сбербанкының «Банк Татарстан» бүлеге идарәсенең урынбасары Марьям Давлетшина керде. Сөйләшүләрнең модераторы «Business New Europe» журналының Баш редакторы Бен Арис булды.

Чит ил компанияләре керүе өчен  регионның сөйкемлелеге буенча уртаклашу берничә түгәрәк өстәлләр белән дәвам итте: «Автокомпонентлар җитештерүен локализацияләү», «Сәламәтлек саклау», «Күчемсез мөлкәт базары», «Хезмәт күрсәтү индустриясе», «Хәләл» индустриясе.

Автокомпонентлар җитештерүен локализацияләү буенча дискуссияне Автокомпонентлар җитештерүчеләре милли ассоциациясе Генераль директоры Михаил Блохин алып барды. Анда автокомпонентларны локализацияләү өлкәсендә үсеш стратегиясен формалаштыруның төп факторлары, булган процедураларны билгеләү, мөмкинлекләр, проектларны тормышка ашыру процессында кирәк булган шартлар буенча уртаклаштылар. Машина өлкәсендә белгечләр, шулай ук, иң яхшы халыкара һәм Россия компанияләренең тәҗрибәләре буенча уртаклаштылар.

Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә практик аспектлар буенча Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин белән уртаклаштылар. Сәламәтлек саклау министры 2013 елда сәламәтлек саклау модернизациясе программасы нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасының перспектив инвестицион мәйданнары турында сөйләде. Министр, инвестицияләрне җәлеп итүен һәм инвесторларның «ачык диалог» алып баруына чакыруын ассызыклап, Татарстан Республикасында медицина үсеше стратегиясе турында белдерде. Адель Вафин Татарстанның инвесторлар белән диалог алып бару һәм хезмәттәшлеккә әзерлеген ассызыклады.

Дискуссиядә, шулай ук, ААҖ «Корпоратив мәгълүмати рутиналар”»Генераль директоры Рустам Сунгатов, ЯАҖ «Дельрус» Президенты Юлай Магадеев, Югары медицина технологияләре буенча белем үзәге Генераль директоры Леонид Галинский һәм Европа реконструкция һәм үсеш банкының ПФО буенча вәкиллеге башлыгы катнаштылар.

Шул ук вакытта «Казанның күчемсез мөлкәт базары» түгәрәк өстәле үтте. Анда күргәзмә һәм конгресс үзәкләре базарын карадылар, торак йортларның яңа форматлары һәм офис һәм сәүдә күчемсез мөлкәтенең эффектив мисаллары билгеләнде. Түгәрәк өстәлнең модераторы Cushman & Wakefield компаниясенең вәкиле Елена Стрюкова булып торды. Сөйләшүләрдә Cushman & Wakefield компаниясенең Кунакханә бизнесы һәм туризм бүлеге җитәкчесе Марина Смирнова, Cushman & Wakefield компаниясенең Тикшеренүләр департаменты җитәкчесе Денис Соколов, ААҖ «АК БАРС Девелопмент» Генераль директоры урынбасары Сергей Ураков катнаштылар. ААҖ «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» Генераль директоры дискуссия барышында «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыру кысаларында күчемсез мөлкәт өлкәсендә инвестицион мөмкинлекләр турында сөйләде.

«Хезмәт күрсәтү һәм бизнес-процессларны аутсорсинглау» түгәрәк өстәленең модераторы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Инвестицион алга таба мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд булып торды. Монда төп спикерлар ЯАҖ «Кредит Европа Банк» Вице-президенты Мете Джанболат, Courtyard Marriott Kazan Kremlin Генераль директоры Алекс Нурок, Creative Project Генераль директоры Серкан Гезер, ICL-КПО ВС генераль директорының урынбасары Евгений Степанов һәм Zest-Personal Генераль директоры Надия Каюмова булып торды.

Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе һәм ТР ДУМ «Хәләл» стандарты буенча комитеты белән бергә «Хәләл» индустриясе үсеше буенча дискуссиясен әзерләде. Түгәрәк өстәлнең модераторы Татарстан Республикасының экспорт корпорациясенең Генераль директорының беренче урынбасары Айдар Абдрахманов булып торды. ДУМ ТР «Хәләл» стандарты буенча комитетының рәисе Марат Низамов, Россия эшкуарлары-мөселманнары ассоциациясе Президенты Радик Гафуров, «Агроинновация» компаниясе директоры Марат Дусаев катнашуы белән «Хәләл» индустриясе үсеше тарихы, «Хәләл» базарында фальсификацияләү («Хәләл» логотибын рәхсәтсез куллану), Росстандартта теркәлгән «Хәләл» стандартлары буенча сертификацияләү системасы, азык-төлек сыйфатлары проблемалары буенча уртаклаштылар.

«Хәләл» һәм «Хәләл түгел» арасында кыры турында Радик Гафуров сөйләде һәм «Хәләл»не бары тик азык-төлек белән бәйләргә кирәк түгел дип ассызыклады. Ул Россиядә ислам бизнесы үсеше буенча фикерләрне билгеләде. Радик Гафуров, шулай ук, «Хәләл» индустриясе үсеше перспективалары, Россиядә ислам кануннары буенча бизнес турында сөйләде. Сөйләшүләрнең бер темасы ААҖ «Татарстан – Түбән Новгород сәүдә йорты»н булдыру булып тора. Сәүдә йортының директоры Шамиль Мансуров оешманың структурасын тәкъдим итте, регионның потенциалы һәм мөселман җәмгыяте турында сөйләде һәм төзелеш индустриясе эшханәләре үсешендә кызыксынуын белдерде. Ул, шулай ук, регионда «Хәләл» стандарты продукциясенә зур соравы булуын билгеләде.

Форумда компанияләр-катнашучылар белән Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков очрашты. Хезмәттәшлектә кызыксынуы турында Schneider Electric компаниясенең Россия һәм БДБ илләре буенча Президенты Жан-Луи Стази, Россиядә Кытай эшкуарлары берләшмәсе Президенты Цай Гуйжу, Indorama компаниясе җитәкчелеге, XYBASE Малайзия компаниясе делегациясе белдерде. Форумның беренче көне Ильдар Халиков катнашуы белән тантаналы кичке аш белән тәмамланды.

Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән үткән «Invest in Tatarstan» икенче көненең төп вакыйгалары Татарстан Республикасының инвесторлар клубы утырышы һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Коллегиясе булып торды. Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов  Radiance Hospitality Group компаниясе җитәкчелеге,  Катар дәүләтенең Al Khaliji банкы идарә итүче директоры Хамад бин Файсал бин Тани Аль Тани белән очрашты.

Бөтен кышкы форумы кысаларында актив рәвештә B2B очрашулары үтте. Алар барышында партнерларны табуда кызыксынган халыкара һәм Россия компанияләре бердәм проектлар үсеше һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшүләр алып бардылар. «Invest in Tatarstan», шулай ук, «Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors» программасы катнашучылары өчен тәҗрибәле мәйдан булып торды. Яшь илчеләр форумның пленар сессиясе, түгәрәк өстәлләр эше, B2B очрашулары һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Коллегиясендә катнаштылар.

«Invest in Tatarstan – 2014» мәйданында биш килешүгә кул куелды. Аларның дүртесе – «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисын тормышка ашыру кысаларында. Бишенче килешү республикага Кытай техника җитештерүчеләре арасында иң алда баручыларның берсе – Haier компаниясе белән бәйле. Кытай компаниясе КИП «Мастер»да үзенең җитештерүен урнаштыру буенча карар итте.

«Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумы Татарстанга инвесторларны җәлеп итү буенча эше кысаларында мөһим инструментка әйләнде. Форум чит ил инвесторлары өчен регионның инвестицион мөмкинлекләрен күрсәтү генә түгел, әмма республика җитәкчелеге белән проблемалар буенча уртаклашу мөмкинлеген бирде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International