Мэтью Блонг: «Без Татарстан Республикасының киләчәгенә ышанабыз»

2014 елның 7 марты, җомга

«Ecolab» компаниясенең Үсеш буенча директор Мэтью Блонг «Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумында үткән пленар сессия кысаларында регионның инвестицион сөйкемлелеге турында сөйләде.

«Казан» таудан чаңгы шуу комплексы мәйданында 5 мартта ачылган кышкы форум «Tatarstan – is different» пленар сессиясеннән башланды. Сессиянең модераторы «Business New Europe» журналы Баш редакторы Бен Арис булып торды. Президиум составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, АНКОР компаниясенең Директорлар киңәшмәсе рәисе Павел Игнатьев, «Ecolab» компаниясенең Үсеш буенча директор Мэтью Блонг, Россия Сбербанкының «Банк Татарстан» бүлеге рәисе урынбасары Мәрьям Давлетшина керделәр.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, форумны ачканда, Татарстан Россия регионнары арасында бизнес алып бару буенча иң яхшы урыннарының берсе булып тора дип билгеләде. Үзенең чыгышында Линар Якупов Татарстанның инвесторлар өчен ни өчен кызык булуы турында сөйләде. Мәсәлән, дәүләт органнары һәм бизнес арасында ачык диалог, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы – регионга инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә эшли торган органның эшчәнлеге, салым өстенлекләре билгеләнде.

Татарстан башка Россия регионнары вәкилләре өчен тагын да сөйкемлерәк булып тора, алар өчен республика яхшы эш урыны булып кына түгел, яшәү һәм ял өчен дә яхшы урынга әйләнә дип билгеләнде. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе форумның икенче көне кысаларында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак Татарстан Республикасының инвесторлар клубы утырышы үтәчәк дип белдерде. Линар Якупов ассызыклаганча, Татарстан Республикасының инвесторлар клубы эшчәнлеге бизнес һәм хөкүмәт аралашу, инвестролар белән сөйләшүләр алып бару, Татарстан Республикасының инвестицион климатын формалаштыруда компанияләрнең катнашуы, үзара аралашу һәм хезмәттәшлек, шулай ук, бизнес алып бару өчен яхшы шартлар булдыруга ярдәм итәчәк.

АНКОР компаниясенең Директорлар киңәшмәсе рәисе Павел Игнатьев үзенең чыгышында Татарстан Республикасының һәм Росссиянең кадрлар сәяәсәте турында сөйләде һәм Россиянең ерак регионнарыннан үзәк өлешенә (Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Краснодар) күчүе турында белдерде.

Павел Игнатьев билгеләгәнчә, республиканың кадрларны җәлеп итү эшчәнлегендә кайбер нык яклары бар. Спикер ассызыклаганча, «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис проектлары бөтен илдән төрле белгечләрне һәм эшчеләрне җәлеп итү өчен магнит булып тора.  Кадрлар белән эш итү, шулай ук, республиканың «Стратегия 2030» ның нык ягы булып тора. Татарстанда берничә байлык үзәкләре дә булдырылачак дип билгеләнде.

«Ecolab» компаниясенең Үсеш буенча директор Мэтью Блонг пленар дискуссиясе кысаларында,  «Ecolab»ның су, энергетика һәм санитар-профилактика технологияләрне куллану өлкәсендә тәҗрибәсен, кеше саклау һәм яшәү өчен мөһим булган байлыклар саклый торган хезмәтен билгеләп, компаниянең эшчәнлеген презентацияләде.

«Мин Татарстанда эшләргә бик шат, - дип Мэтью Блонг ассызыклады. - Ecolab» өчен республика мөһим! Россия бүген бик тиз үсеш ала һәм Татарстан монда Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан тагын да сөйкемлерәк булып тора».

Регионның өстенлекләре турында сөйләгәндә ул бизнес алып бару уңайлыгы, мөһим бизнес-процессларының тизлеген билгеләде.

«Монда партнерлар белән эшләргә җиңел, республика икътисады нефть һәм газ өлкәләренә диверсификацияләнгән, күп процесслар монда тизрәк бара, - дип Мэтью Блонг уртаклашты. – Татарстанда без дәүләт органнары белән эффектив аралаша алабыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов – бик ачык кеше! Татарстан территориясендә эшләргә бик кызык. Без регионга һәм аның киләчәгенә ышанабыз».

Пленар сессиянең ахырында Россия Сбербанкының «Банк Татарстан» бүлеге рәисе урынбасары Мәрьям Давлетшина тәкъдим иткән «Банк Татарстан» презентациясе үтте. Халыкара эшчәнлеге булган һәм чит ил банкларының байлыкларын җәлеп итү белән шөгелләнә торган Сбербанк Россиядә иң тиз үсеш алган банк булып тора дип билгеләнде.

Линар Якупов, Мәрьям Давлетшина чыгышын билгеләп, бүгенге көнгә Сбербанк Россиядә «International Desk» ачкан бердәнбер банк булып тора дип ассызыклады. «International Desk» - халыкара компанияләрне хезмәт белән тәэмин итү һәм инвесторларны җәлеп итү өчен тагын бер механизм булып торган банк бүлеге.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International