Казан Россиянең офис күчемсез мөлкәтенең иң зур базарлары составына керә

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының башкаласын «real estate» юнәлеше үсеше ягыннан буенча «Invest in Tatarstan» кышкы форумы кысаларында 2014 елның мартында булган «Күчемсез мөлкәт» түгәрәк өстәлендә уртаклаштылар.

Дискуссияләрдә күргәзмә һәм конгресс үзәкләр базары тәкъдим ителде, торак йортларның яңа форматлары һәм торак күчемсез мөлкәтенең сегментлары, шулай ук сәүдә һәм офис күчемсез мөлкәтенең эффектив тормышка ашырылган мисаллары билгеләнде. Cushman & Wakefield компаниясеннән Елена Стрюкова түгәрәк өстәлнең модераторы булып торды. Сөйләшүләрдә Cushman & Wakefield компаниясе Кунакханә бизнесы һәм туризм бүлеге җитәкчесе Марина Смирнова, Cushman & Wakefield компаниясе Тикшеренүләр департаменты җитәкчесе Денис Соколов, ААҖ «АК БАРС Девелопмент» Генераль директоры урынбасары Сергей Ураков катнашты.

ААҖ «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» Генераль директоры дискуссия барышында «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы проектын тормышка ашыру кысаларында күчемсез мөлкәт өлкәсендә инвестицион мөмкинлекләр турында сөйләде. Ул, шулай ук, 2013 елның азагында мәйданның мастер-планын булдыру буенча эшләр тәмамланды дип белдерде һәм проектның төп зоналарын тәкъдим итте.

Cushman & Wakefield компаниясе Тикшеренүләр департаменты җитәкчесе Денис Соколов түгәрәк өстәл катнашучыларына Россиядә күчемсез мөлкәт өлкәсендә тикшеренүләр нәтиҗәләрен презентацияләде. Мәсәлән, Россиянең иң зур региональ офислар базарына Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Казан, Екатеринбург һәм Түбән Новгород керә дип билгеләнде. Казанда офис бүлмәләренең мәйданы якынча 450 мең кв. м. тәшкил итә.

Cushman & Wakefield компаниясе Кунакханә бизнесы һәм туризм бүлеге җитәкчесе Марина Смирнова сүзләре буенча илнең күргәзмә үзәкләренең 70% Мәскәүдә урнашкан. Аның артыннан Санкт-Петербург шәһәре бара.

Казанда күргәзмә үзәкләре күп түгел һәм аларның бары тик 30% халыкара стандартында тора. Күргәзмә үзәкләренә сорау турында әйткәндә, ул һәр елны 30% ка үсә.

ААҖ «УК «Идея Капитал» Генераль директоры урынбасары Елена Хайруллина «Химград» технополисын Россиянең беренче сертификат алган сәнәгать паркы рәвешендә тәкъдим итте. Проект буенча Франкфурт-на-Майне партнерлары эшләделәр дип билгеләнде.

Түгәрәк өстәлнең икенче өлешендә торак күчемсез мөлкәт турында сөйләштеләр. Аныд турында ААҖ «АК БАРС Девелопмент» Генераль директоры урынбасары Сергей Ураков белдерде. Аның сүзләре буенча торак күчемсез мөлкәт структурасында 16% бизнес класс (77 мең сум – кв.м.), 2% - премиум класс (115 мең сум – кв.м.) һәм 82% - эконом класс (50 мең – кв.м.) тәшкил итә. Шулай ук Сергей Ураков компания проектлары турында сөйләде: «Кояш яры», «Якты алан», «Чиста күк» һәм «Җиденче күк» комплекслары.

«Baker Tilly» Салым тәҗрибәсе җитәкчесе Рустам Вахитов ислам принципларына нигезләре булган төзелешне финанслау буенча уртаклашты. Ул Ак-Барс банкының ислам финансларын җәлеп итү буенча тәҗрибәсе турында да белдерде. «Бу моментка ислам финансларын күчемсез мөлкәткә җәлеп итү буенча тәҗрибә әле юк, әмма якын вакытта шундый проектлар барлыкка килер дип уйлыйм».

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International