Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков башлыгында делегация визиты 11 марттан 13 мартка кадәр үтәчәк.
Делегация составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, АКШ да Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиллеге карамагындагы Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиле Равиль Нигмедзянов керде.
Беренче булып делегация Квебек провинциясенең Монреаль шәһәренә киләчәк. Монда 30 дан артык фәнни-тикшеренү бүлекләре һәм штаб-фатирлар урнашкан Монреаль технопаркының эше белән танышу планлаштырылган. Технопарк мәйданында чит ил һәм Квебек фирмалары уйлап табылган проектлар тормышка ашырыла. Программага, шулай ук, бизнесс-класс самолетларын, «Bombardier» региональ самолетларын һәм «Pratt & Whitney» өчен Америка авиацион этәргечләрен җитештерүче заводлары белән танышу керә.
Иртәгә Татарстан делегациясе визиты Онтарио провинциясенең Торонто шәһәрендә үтәчәк. Анда Россия һәм Евразиядә Канада эшлекле ассоциациясе офисында Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентациясе һәм Канадада яшәүче татар диаспоры вәкилләре белән очрашу үтәчәк. Торонто шәһәрендә, шулай ук, MaRS Discovery District фәнни-тикшеренү оешмасына һәм Торонто Университетына визит планлаштырыла. Моннан башка Ильдар Халиков берничә эш очрашулары һәм сөйләшүләрне үткәрәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте