Франциядә ачылган күргәзмә кысаларында Россия күчемсез мөлкәт һәм транспорт инфраструктурасы өлкәсендә проектларны тәкъдим итә.
MIPIM 2014 берничә күргәзмә павильоннарында Россия Федерациясе берничә проектларын тәкъдим итте. Ул «хөрмәт иле» статусын Төркия һәм Бразилия белән бүлде. Күргәзмә эшендә 90 илдән 29 меңнән артык кеше һәм 4,5 мең инвестор катнаша.
Безнең илдән күргәзмәдә 16 регион вәкилләре катнаша: Мәскәү, Владимир, Тула, Брянск өлкәләре, Республика Чувашия һәм башка Россия Федерациясе субъектлары. Татарстан Республикасыннан MIPIM 2014 тә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
11-14 мартта Канны шәһәрендә үтәчәк форум программасына түбәндәге керә: җәяүле зоналар, җәмгыяви аралык, архитектур конкурслар, төзелеш компанияләрнең яңа проектлары. Шулай ук форумда төрле спорт объектлары, сәнәгый территорияләр һәм транспорт-күчеп утыру үзәкләре буенча уртаклашачаклар.
12 мартта MIPIM 2014 тә Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе, «Россиягә инвестицияләгез» Милли инвестицион агентлыгы һәм Россия Федерациясенең Региональ үсеш министрлыгы белән бергә оештырылган «Россиягә инвестицияләгез» масштаблы халыкара конференциясе үтте. Конференциянең модераторы “Россиягә инвестицияләгез” Башкарма директоры Юрий Войцеховский булды.
«Чит ил капиталы өчен конкурентлыкны җиңер өчен хәзерге вакытта хөкүмәтнең бөтен дәрәҗәләрдә зур эш алып барыла, - дип Россия Федерациясенең Региональ үсеш министрының урынбасары, Статс-сәркатип Светлана Иванова билгеләде. - Россия Федерациясе хөкүмәте тамгалыкны тәртипкә китерү, энергия элемтәләренә тоташтыру, төзелеш өлкәләрендә эшмәкәрлек климатын яхшырту буенча 9 «юл карталарын» тормышка ашыруын раслады.
«Юл карталары» 2018 елга кадәр 400 чарадан тәшкил итә һәм административ процедуралар, аларның тормышка ашыру вакыты һәм чыгымнарын киметүгә юнәлгән. Анда, шулай ук, инвестицион кануннарны яхшырту да керә. 2013 елның ахырына Россиядә туры чит ил инвестицияләр күләме зур үсеш алды. Россия икътисадына 70,2 млрд. доллар чит ил инвестицияләре керде, бу 2012 елга караганда 10,1% ка зуррак. Туры чил ил инвестицияләре 26,1 млрд. долллар тәшкил итте, 2012 елга караганда үсеш – 40%. Инвестицияләрнең яртысыннан артык – 52,8% сәнәгатьнең эшкәртү өлкәсендә һәм бары тик 7% файдалы казылмаларны чыгаруга килде.
Күп чит ил инвесторлары безнең регионнарның һәм милли икътисад секторларының потенциалын белмиләр. Һәм күп Россия субъектларының чит ил партнерлары белән эш итүдә тәҗрибәләре һәм квалификацияләре юк. Россия Федерациясенең Региональ үсеш министрлыгы үзен Россия регионнарына инвестицияләрне җәлеп итү өчен мәйдан рәвешендә булуын тәкъдим итте: министрлык катнашуы белән Россиядә «Россиягә инвестицияләгез» Милли инвестицион агентлыгы булдырылды.
Россия алдында бүген икътисадны модернизацияләү һәм үсешен дәвам итү, шулай ук туры чит ил инвестицияләрнең керүен арттыру максаты тора. Хәзерге моментка Россия Федерациясенең һәр 83 субъектында инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыклар булдыру процесслары, шулай ук инвестицион климатын яхшырту өстендә эш алып барыла.
Татарстан Республикасы конференциядә «Россиягә инвестицияләгез» Милли инвестицион агентлыгын булдыру барышында практик эшләр һәм тәҗрибәләр кулланган инвестицияләрне җәлеп итү буенча Россия регионнары арасында иң алда баручыларның берсе рәвешендә тәкъдим ителде. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов үзенең чыгышында WAIPA составына 2011 елда кереп, Агентлык Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясенә Россия регионнары арасында беренче вәкил булуын билгеләде. 2013 елның февралендә Женевада WAIPA Генераль Ассамблеясы утырышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы WAIPA Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясенең баш комитеты составына керде һәм Көнчыгыш Европа буенча WAIPA директоры рәвешендә билгеләнде.
WAIPA Башкарма директоры Карлос Бронзатто «Россиягә инвестицияләгез» Россия агентлыгын Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясенә керүен сәламләде һәм аңа институциональ ярдәм итүе турында белдерде.
Белешмә өчен
MIPIM күргәзмәсе Европада инвестицион форумнарның иң мөһимнәрнең берсе булып тора. Беренче күргәзмә Канны шәһәрендә 1990 елның мартында үтте. 25 ел эчендә форумның мәйданында төзелеш компанияләре, инвесторлар, девелоперлар, банкирлар, шәһәр һәм регион вәкилләре, журналистлар һәм күчемсез мөлкәт өлкәсендә белгечләр җыела.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте