Татарстанга эш визиты белән Көньяк Эгей утраулары регионы делегациясе килде

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Өч көнлек визит кысаларында Киклад утраулары Губернаторы Георгиос Пуссеос әфәнде башлыгында регион делегациясе Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, Казанның тарихи урыннарны карады, Зөя утрау-шәһәренә барды һәм Татарстанның инвестицион өлкәсе үсеше, бизнес һәм хөкүмәт арасында аралашуны тәэмин итү, территориянең экспорт потенциалын алга таба мавыктыру тәҗрибәсе белән танышты.

Көньяк Эгей утраулары регионы делегациясе составына Эрмуполис (Сирос утравы) шәһәре башлыгы Иоаннис Декавалас, Эгей университеты Профессоры, систем инженерия һәм җиһазларны проектлау кафедрасы мөдире Джон Дарзентас, Кунакханә бизнесы ассоциациясе идарәсе президенты (Сирос утравы) Иаковос Арвантис, «Siros Travel» компаниясе-туроператоры хуҗасы һәм президенты Антониос Марагкос, Спорт ассоциациясе вәкиле Сироса Николоузос Константинос һәм Эгей телевидениясы директоры Харалампос Коулоурас керде.

Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында Россия-Греция мөнәсәбәтләре үсеше мөмкинлеге һәм туризм, мәгариф, икътисади аралашу сораулары өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары буенча уртаклаштылар.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда делегациягә республиканың инвестицион потенциалы тәкъдим ителде. Очрашуда Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Инвестицион проектларны тикшерү бүлеге рәисе Рустам Мингазов, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясенең экспорт департаменты рәисе урынбасары Кевин Форбс катнаштылар.

Регионның мөмкинлекләре турында сөйләгәндә, Роберт Галиуллин республикада тормышка ашырыла торган «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы, «Иннополис» һәм МИЗ «Алабуга» проектларын билгеләп, Татарстанның инвестицион инфраструктурасы турында сөйләде. Гергиос Пуссеос, Грециядә белем алу өлкәсендә проектлар үсүен билгеләп, регионда дәүләт-шәхси партнерлык шартларында тормышка ашыру детальләре белән кызыксынды. Ул, шулай ук, Татарстанның транспорт логистикасы үсеше турында ассызыклады.

Кевин Форбс үз чиратында кунакларга, күргәзмә эшчәнлеге, чималсыз экспорт үсеше, ерак һәм якын чит илләр базарларына продукцияне алга таба мавыктыру буенча эшханәләр-экспортерларына ярдәм итүен билгеләп, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе эшчәнлеге турында белдерде.

Татарстан Республикасына визиты кысаларында Көньяк Эгей утраулары регионы һәм Татарстан Республикасының туризм буенча агентлык арасында килешүгә кул куелды.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International