Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Республикасы инвесторларга отышлы эш өчен кирәк булган шартлар бирәчәк»

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

VI Россия-Япония инвестицион форумының панель дискуссиясендә Татарстан Республикасы Президенты инфраструктура үсеше, җир, юл карталары, югары белгечле кешеләр һәм регион хөкүмәте ягыннан максималь игътибарны билгеләде.

Регион башлыгы, шулай ук, республикада тормышка ашырыла торган масштаблы инвестицион проектлар буенча актив эше турында сөйләде һәм Япония компанияләренең Татарстан партнерлары белән  IT, машина төзелеше, нефть эшкәртү, нефть химиясе өлкәләрендә эре проектларны тормышка ашыру буенча бердәм эшен билгеләде.

«Муниципаль, республика хәкүмәтен тулысынча аңлау, конкурентлы шартлар һәм әзер инфраструктура – бу барысы Татарстан һәм Япониянең перспектив хезмәттәшлегенә алып киләчәк, - дип Рөстәм Миңнеханов белдерде. - Россия-Япония инвестицион форумы кебек мәйдан, әлбәттә, икеяклы икътисади мөнәсәбәтләр үсеше һәм Россия, Татарстанга инвестицияләрне җәлеп итү өчен импульс бирәчәк».

«Россиянең инвестицион климатын яхшырту һәм Россия һәм Япония арасында инвестицион хезмәттәшлегенең яңа өлкәләрен ачу» пленар дискуссиясе Россия һәм Япония дәүләт органнары, регион һәм префектура хөкүмәтләре, эре милли корпорацияләр, финанс институтлар, фән һәм җәмгыяви оешмалар башлыкларын берләштерде.

NHK телеканалының Баш күзәтүчесе Ичиё Исикава, катнашучыларны сәламләгәндә, VI Россия-Япония инвестицион форумының төп максаты - инвестицияләрне җәлеп итү һәм сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итү дип ассызыклады. Ичиё Исикава сүзләре буенча, Татарстан Республикасы – югары үсеш алган регион, анда икътисадны модернизацияләү буенча юл карталары тормышка тулысынча ашырыла.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International