Екатеринбургта Институтлар үсешенең икенче форумы башланды

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе

Форум чараларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаша.

2-3 апрельдә Екатеринбургта үтәчәк Институтлар үсешенең икенче форумы иң яхшы тәҗрибәләр һәм үсеш перспективалары буенча уртаклашу өчен региональ, федераль һәм халыкара институтларның махсус мәйдан булып тора. Узган елгы форумга караганда Икенче форумда тәҗрибә белән алмашу сораулары буенча уртаклашу тематикасы, халыкара оешмалар һәм агентлыклардан кунаклар саны артты.

Бу елда махсус игътибар инвестицион, инфраструктур проектларны тормышка ашыру буенча үсеш институтларының дәрәҗәара хезмәттәшлеге сораулары, дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану белән проектларны оештыру сорауларына бирелде.

Форумны Россия Федерациясенең региональ үсеш министрлыгы, Свердловск өлкәсе хөкүмәте һәм Урта Урал үсеш корпорацииясеннән башка Евразия үсеш банкы, Инвестицияләрне һәм экспорт кредитларын саклау буенча агентлыгы оештыра. Форумны, шулай ук,  түбәндәгеләр якладылар: Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA), “Россиягә инвестицияләгез” Милли инвестицион агентлыгы, Европа реконструкция һәм үсеш банкы, “Эшлекле Россия” җәмгыяви оешмасы, Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклар ассоциациясе, Индустриаль парклар ассоциациясе.

Форумда 600 дән артык кеше катнаша, алар арасында 50 дән артык Россиянең төрле регионнарыннан Үсеш корпорацияләре, агентлыклары һәм чит ил инвестицион агентлыклары вәкилләре бар.

Линар Якупов форум эшенең беренче көнендә «Индустриаль парклар милли сәнәгый сәясәт элементы рәвешендә» түгәрәк өстәлендә регионда эшли торган сәнәгый парклар һәм мәйданнар турында сөйләде һәм муниципаль дәрәҗәдә сәнәгый мәйданнарны булдыру буенча тәҗрибә белән уртаклашты. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, шулай ук, «Алабуга» махсус икътисади зонасының отышлы тәҗрибәсе, «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы мәйданына якын булган Иннополис махсус икътисади зонасын тормышка ашыру этапларын тәкъдим итте.

Катнашучылар арасында Россиянең региональ үсеш министры Игорь Слюняев, Номура тикшеренү институтының Мәскәү офисы җитәкчесе Ивао Охаси, ААҖ «КИП “Мастер», Европа реконструкция һәм үсеш банкы вәкилләре кергән түгәрәк өстәлендә сәнәгый паркларны алга таба мавыктыру һәм ярдәм итү, бирелгән мәйданнарга инвестицияләрне җәлеп итү өчен өлкәләр үсеше сораулары каралды.

Иртәгә Линар Якупов «Туры инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыклар эше халыкара тәҗрибәсе» мастер-классында катнашачак. Аның модераторы Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) Башкарма директоры Карлос Бронзатто һәм «Россиягә инвестицияләгез» федераль агентлыгы Башкарма директоры Юрий Войцеховский булдылар. Дискуссиядә катнашырга, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Төркия инвестицияләрне җәлеп итү һәм ярдәм итү агентлыгы, «Франциягә инвестицияләгез» агентлыгы, Швейцария сәүдә һәм инвестицияләрне алга таба мавыктыру агентлыгы, Ирландия Форфас эшмәкәрлек, сәүдә һәм инновацияләр буенча агентлыгы чакырыла.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International