Түбән Новгород өлкәсенең Төзелеш министры Владимир Челомин регионга визит кысаларында Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсенең төзелеш комплексы эшханәләренең аралашу сораулары буенча уртаклашуда катнашты.
Татарстанның төзелеш индустриясе, Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе, «Татарстан-Түбән Новгород» Сәүдә йорты җитәкчелеге катнашуы белән түгәрәк өстәлләр Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы, архитектура һәм төзелеш министры урынбасары Алмаз Ахметшин рәислеге астында үтте.
Владимир Челомин дискуссия барышында Түбән Новгород өлкәсенең төзелеш үсеше һәм регионда торак төзелеш өлкәсендә инвестицион проектларны тормышка ашыру турында мәгълүмат белән уртаклашты. Министр Идел елгасы аша икенче күпер һәм урау юлы трассасы төзелеше проектларын тормышка ашыру, шулай ук, Түбән Новгород метрополитены үсеше турында сөйләде.
«Без сезнең регионыгыз белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуда кызыксынабыз, - дип әйтте. – Татарстанга визиты нәтиҗәсендә хезмәттәшлекнең аерым юнәлешләре буенча эш группаларын булдыру рәвешендә диалогны дәвам итергә мөмкинлек булачак». Владимир Челомин ассызыклаганча, диалогны дәвам итү белән көтергә кирәк түгел һәм Түбән Новгородта үтәчәк еллык форум кысаларында очрашырга кирәк.
Соңрак, журналистлар белән сөйләшүдә Владимир Челомин Түбән Новгород һәм Татарстан арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре берсенең төзелеш индустриясе булуын билгеләде. Ул, шулай ук, технологияләр һәм төзелеш материаллары белән алмашу мөмкинлекләре һәм транспортны яхшырту турында сөйләде, мәсәлән, «Казан- Түбән Новгород» трассасын шактый яхшыртырга кирәк. Владимир Челомин үзенең регионының керамика блокларын китерүдә кызыксыну турында белдерде.
Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе Генераль директоры беренче урынбасары Айдар Абдрахманов түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаганда Корпорациянең эшчәнлек юнәлешләре, тышкы базарларга продукцияне алга таба мавыктыру һәм «Татарстан- Түбән Новгород» Сәүдә йортын булдыру турында сөйләде.
«Без сезнең өчен Сәүдә йортын булдырдык, - дип Айдар Абдрахманов төзелеш материаллары эшханәләре җитәкчеләренә сүзләрен юнәлтерде. – Һәм сез безгә кушылырсыз дип өметләнәбез!».
«Татарстан- Түбән Новгород» Сәүдә йорты эшчәнлеге планнары һәм максатлары турында йортның генераль директоры Шамиль Мансуров сөйләде. Ул, шулай ук, Түбән Новгородтан ике километрда 185 гектарлы «Окский берег» торак комплексы проектын тормышка ашыру турында белдерде. Аның сүзләре буенча, проектта Татарстан Республикасының төзелеш өлкәсе эшханәләре катнаша ала. Татарстан төзүчеләренә торак комплекста ун йортны төзергә инде тәкъдим ителде.
Түбән Новгородта Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиле Айрат Усманов Түбән Новгородта регионның «булу ноктасы» дип исемләде һәм аның барлыкка килүе – мөһим һәм кирәк булган процесс булып тора дип әйтте. Түгәрәк өстәл барышында хезмәттәшлек юнәлешләре буенча, шулай ук, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе Генераль директоры Айрат Усманов катнашты. Моннан башка сөйләшүләрдә катнашучылар арасында икеяклы очрашулар үтте.
Иртәгә Владимир Челомин башлыгында Түбән Новгород өлкәсе делегациясе ҖЧҖ «Винербергер Куркачи» җитештерүе, «Казан-Арена» стадионы һәм Казанның торак комплексларының берсе төзелешен карачак.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте