Татарстанда уникаль проект – ТАТИНДЕКС региональ фонд индексы башлап җибәрелде

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

Татарстанның иң эре эмитетлары капитализацияләү динамикасын күрсәтә торган продуктны Татарстан Республикасының эшлекле үзәге - TatCenter.ruинтернет-порталы чыгыра башлый.

ТАТИНДЕКС (TAIX) индексы базасына 6 республика компаниясе керде. Аларның акцияләре ММВБ/РТСбиржасында сатыла:

  • ААҖ «Татнефть им. В.Д. Шашина» (TATN);
  • ААҖ«Нижнекамскнефтехим» (NKNC);
  • ААҖ«КАМАЗ»(KAMAZ);
  • ААҖ«Таттелеком» (TTLK);
  • ААҖ«Казаньоргсинтез» (KZOS);
  • ААҖ«Нижнекамскшина» (NKSH).

2012 ел нәтиҗәләре буенча компанияләрнең кереме 767 млрд. сумга җитте, бу Татарстанның сәнәгать җитештерүе күләменең 54% тәшкил итә. Бүгенге көнгә бирелгән компанияләрнең бөтен капитализация күләме  521 млрд. сум тәшкил итте.

ТАТИНДЕКС - РТС-Себер (RTSSIB)дән соң Россиядә икенче региональфондиндексы булып тора. Аның исәпләве 2010 елның маеннан башлана. РТС-Себергә 10 компания керә. Алар арасында ААҖ ГМК Норильский никель, ААҖ РусГидро һәм ААҖ Газпром-нефть бар.

ТАТИНДЕКС һәр көнне www.TatCenter.ru порталында иртән биржаның ябылу бәясеннән исәпләнәчәк.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International