Килешү Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Дубаида (Берләшкән Гарәп Эмиратлары) IV еллык инвестицион форумына визит кысаларында үтте.
2014 елның 8-10 апрельдә «Dubai International Convention and Exhibition Centre» күргәзмә комплексында үтәчәк форумның максаты – иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу, аралашу белән тәэмин итү һәм бизнес һәм инвестицияләрне стимульләштерү булып тора.
Татарстан Республикасының делегациясе составына түбәндәгеләр керә: Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, БГЭ да Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хайрутдинов, ААҖ «Иннополис» махсус икътисади зонасы Генераль директоры Игорь Носов, Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев.
Бүген форум алдыннан Татарстан Республикасының делегациясеШардж эмиратының Сәүдә-сәнәгать пулатырәисе Ахмәд Мөхәммәд Аль Мидфа белән беренче очрашуны үткәрде. Татарстан делегациясенә Шардж эмиратының инвестицион һәм икътисади потенциалы, Сәүдә-сәнәгать пулатының приоритетлы эшчәнлеге һәм үсеш юнәлешләре тәкъдим ителде. Шарджда кече һәм урта химия сәнәгый эшханәләре җыелган егермедән артык сәнәгый зоналар, ирекле икътисади сәүдә зонасы барлыкка килүе турында билгеләнде.
Шардж эмиратының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Ахмәд Мөхәммәд Аль Мидфа, үзара хезмәттәшлектә кызыксынуын билгеләп, «Татарстан Республикасының делегациясе визиты, әлбәттә, Россия-Эмират мөнәсәбәтләре үсешенә ярдәм итәчәк» дип белдерде. Очрашу нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының һәм Шарджның Сәүдә-сәнәгать пулатлары арасында Россия һәм Эмират эшмәкәрләре арасында сәүдә мөнәсәбәтләре үсеше максатында хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте