Форумның тантаналы ачышы бүген «Dubai International Convention and Exhibition Centre» күргәзмә комплексында үтте.
AIM-2014 эшендә Татарстан Республикасыннан зур делегация катнаша. Делегация составына Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының БГЭ да Сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хайрутдинов, ААҖ «Иннополис» Махсус икътисади зонасы Генераль директоры Игорь Носов, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев керделәр.
Татарстанның Annual Investment Meeting та катнашуы – үзенең турында сөйләү, мөмкин булган чит ил инвесторларын җәлеп итү өчен тәкъдим иткән бөтен вариантларын куллану мөмкинлеген бирә. Соңгы өч елда Annual Investment Meetingүзенең проектлары турында сөйләүче регион мәйданы булып тора. БРИК (Бразилия, Россия, Индия, Китай) илләренең хезмәттәшлегенә багышланганAIM-2011 сессияләре кысаларында, регионның яңа дәүләт структурасы - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының презентациясе үтте.
AIM-2012 дә туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өчен дөнья базарларында республиканы алга таба мавыктыруга юнәлгән«Invest in Tatarstan»киң масштаблы PR-кампаниясе үтте. AIM-2013 тә «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисының рәсми җибәрү церемониясе үтте. Анда ТатарстанРеспубликасыныңПрезиденты Рөстәм Миңнеханов, БГЭ Премьер-министры, Вице-президент, Дубай эмираты хөкемдары Мөхәммәд Бин Рәшид Аль Мактумкатнашты. Шулай ук, AIM-2013 тә Иннополис проекты презентацияләнде.
Белешмә:
2014 елда Дубаида үткән IV еллык инвестицион форумын (Annual Investment Meeting, AIM) оештыручылары уйлавынча, ышанычлы һәм тотрыклы өлкәләргә инвестицияләрне югары кайтаруны тәкъдим итеп, чит илһәм үсеш алучы базарларда зур инвестицион мөмкинлекләр өчен төп чара булачак.
2014 елда AIM – үсеш алучы базарларның туры чит ил инвестицияләре буенча өчкөнлек форум. Форумда җитәкчеләр арасында лидерлык буенча конференция, министрлыкларның «түгәрәк өстәлләре», илләр-катнашучылар презентациясе, G2B һәм B2B махсус очрашулар үтә.
Тулы мәгълүмат – www.aimcongress.com сайтында табарга мөмкин.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте