Регион потенциалы презентациясе Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Кытайга визиты кысаларында үтте.
Республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясенә якынча 170 Кытай компанияләре вәкилләре килделәр, анда иң алда баручы Татарстан эшханәләре башлыклары, республиканың министрлыклар һәм идарәлекләр вәкилләре катнаштылар.
Чараны Синьцзян-Уйгур районының милли хөкүмәте рәисе урынбасары Ши Даган ачты. Катнашучыларны сәламләгәндә, ул, Синьцзян-Уйгур округы бизнес-түгәрәкләре делегациясенең Татарстанга визиты июльдә планлаштырылган дип ассызыклады.
«Бүгенге очрашу барышында эшлекле түгәрәкләр вәкилләре аралашу өчен яңа юнәлешләрне ачачаклар, бердәм проектлар турында килешечәкләр, - дип Рөстәм Миңнеханов белдерде. - Татарстан Республикасының җитәкчелеге Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында үзара табышлы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген бәяли».
Президент билгеләгәнчә, Татарстан берничә Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлек итә, Пекинда Татарстан вәкиллеген ачу планлаштырыла. Регионның иң зур проектын – «Аммоний»ны тормышка ашыруда CNCEC Кытай корпорациясе катнаша. Планда, шулай ук, Казан һәм Урумчи арасында туры авиа элемтәсен яңадан башлау, ә Татарстан һәм Синьцзян-Уйгур районы аша «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры үтәчәк. Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, Татарстан һәм Синьцзян-Уйгур районы арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлеген үстерү өчен яхшы үткәргеч – Урумчида яшәүче татар диаспорасы вәкилләре булып тора.
«Безнең мөмкинлекләр бик зур, әмма аларны тулысынча куллана алмыйбаз, - дип республика башлыгы белдерде. – Без Кытай бизнесменнарның Россиядә эшен башлау мәйданы булып Татарстанны сайлауда кызыксынабыз».
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов презентация барышында республиканың икътисад үсеше һәм инвесторлар өчен регион өстенлекләре турында сөйләде. Ул аеруча бөтен Россия буенча үсеш алган базарлар, түбән бюрократик барьерлыклар, инвесторларның хөкүмәт белән туры диалог, салым өстенлекләр, квалификацияле кадрлар булу – Татарстанның өстенлекләре булып тора.
«Безнең республикага рәхим итегез, - дип Линар Якупов ассызыклады. – Без сезгә Татарстанга булган инвестицияләрнең отышлы булуына ярдәм итергә әзер».
Татарстанда булачак IT-шәһәр – Иннополис турында ААҖ «МИЗ «Иннополис» Генераль директоры Игорь Носов уртаклашты.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте