ТВЕА Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Регион потенциалы презентациясе Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Кытайга визиты кысаларында үтте.

ТВЕА штаб-квартирасы һәм заводын карау барышында ААҖ ТВЕА рәисе Чжан Синь Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановка Кытай компаниясенең Татарстанда эш итү нияте турында белдерде. ТВЕА – трансформатор һәм электр элемтәләре җиһазларын җитештерүдә иң алда баручыларның берсе булып тора.

Татарстан делегациясенә югары вольтлы трансформаторларын җитештерү буенча заводны күрсәттеләр, аның цехларында 1 миллион вольтка кадәр эшлекле көчәнеш белән трансформаторлары чыгарыла. Монда ук әзер булган продукцияне - кабельләр һәм трансформаторларны тикшерү өчен тулы экранлы лаборатория урнашкан. Заводта 2 мең кеше эшли, ТВЕА компаниясенең барлык эшчеләр саны якынча 20 мең тәшкил итә. Завод янында компания эшчеләре өчен торак кварталлар, парклар һәм фитнес-үзәкләр белән үсеш алган иҗтимагый инфраструктура урнаша.

Рөстәм Миңнеханов, компаниянең технологик үсешенең югары дәрәҗәсен, җитештерүне оештыру һәм чыгарыла торган продукция күләмен билгеләп, Татарстанның сәнәгый үсеш темплары һәм энергетика үсешендә регион ихтыяҗлары турында сөйләде. ТВЕА компаниясе бу өлкәдә проектларны тормышка ашыруда катнаша алачак дип республика башлыгы белдерде.

«Безнең өчен проектны тормышка ашыруның хакы, тизлеге һәм сыйфаты мөһим, - дип Рөстәм Миңнеханов белдерде. – Һәм без сезнең тәкъдимнәрен игътибар белән карауда кызыксынабыз».

Очрашу азагында кул куелган хезмәттәшлек турында меморандум буенча бердәм эш группасын булдыру һәм компания белгечләренең якын көннәрдә Татарстанга килүе карала. Компания белгечләре Татарстан эшханәләре белән мөмкин булган проектлар буенча уртаклашачаклар. Документ астына имзаларын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм ААҖ ТВЕА рәисе Чжан Синь куйдылар.

 

Белешмә

ТВЕА компаниясе – электр энергиясен бүлү һәм тапшыру, трансформацияләү өчен җиһазларын җитештерү буенча дөньяда иң эре компанияләрнең берсе. Шулай ук, компания «чиста» энергетика һәм яңа материалларны, аеруча поликристаллы кремний һәм иң чиста алюминийны җитештерү белән шөгелләнә.

ТВЕА электр станцияләр, электр элемтәләр, кече станцияләрне тәэмин итә. Трансформаторларның еллык җитештерү күәте 220 млн кВ*А га җитә – дөньяда иң беренче күрсәткеч. Компания Кытай һәм бөтен дөнья буенча электр станцияләрен тәэмин итә. ТВЕА трансформаторлары, шулай ук, Янцзы елгасының ГЭС «Өч тарлавык»та урнашкан.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International