Регион башлыгы Кытайга эшлекле визиты кысаларында бүген Гонконг махсус административ районында берничә очрашуларны үткәрде.
Meridian Capital компаниясенең Директорлар киңәшмәсе рәисе Марк Хольцман белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов девелопмент өлкәсендә аралашу, медицина өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык, биотехнологияләр, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек сораулары буенча уртаклаштылар. Элегрәк Республика Президенты һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Казахстан (Алматы) девелопмент өлкәсендә эре проектларны тормышка ашыручы Meridian Capital компаниясенең Директорлар киңәшмәсе рәисе арасында сөйләшүләр 2013 елның гыйнварендә (Давостагы икътисади форумы кысаларында) һәм 2013 елның апрелендә (Казанда) үтте.
2001 елда Кытайның махсус административ районы хөкүмәте белән барлыкка килгән Гонконгның фән-технологик паркында (Hong Kong Science and Technology Park) Татарстан Республикасы делегациясенә паркның мөмкинлекләрен һәм аның алдагы үсеше перспективалары тәкъдим ителде.
Гонконг эшлекле түгәрәкләре өчен Татарстан Республикасының фән-технологик һәм инвестицион потенциалының презентациясе барышында Татарстан Президенты республикага танышу визиты белән килергә чакырды. Ул, шулай ук, Татарстанның хәзерге вакытка Көньяк-Көнчыгыш Азия белән аз эшләү турында белдерде. Регион башлыгы сүзләре буенча, Кытайга сәфәрнең төп максаты - Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын тәкъдим итү, регионның икътисады һәм инвесторлар өчен бизнес алып бару өстенлекләре турында сөйләү.
«Безнең бурыч - Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Татарстан Республикасы арасында күперне булдыру», - дип Рөстәм Миңнеханов белдерде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте