Казахстан Республикасының дәүләт бүләген – II дәрәҗәле «Достык» орденын («Дуслык» ордены) Татарстан Республикасы Президентына бирү бүген Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле илчесе Марат Тажин белән очрашу кысаларында үтте.
Илче сүзләре буенча, бирелгән бүләк җәмгыятьтә үзара ризалыкны саклау буенча эш, тынычлыкны ныгытуда күрсәтелгән хезмәт, дуслык һәм халыклар арасында хезмәттәшлек өчен бирелә.
«Сезнең җитәкчелегез астында Татарстанда халыкара тынычлыкны саклау, яшәү өчен яхшы шартларны булдыру һәм дин һәм халыкка мөнәсәбәте булу карамыйча кешеләрнең бөтеняклы потенциалын үстерү буенча эффектив эш үткәрелә», - дип Марат Тажин белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Казахстан җитәкчелеген, аеруча республиканың Президентын Нурсултан Назарбаевны рәхмәтләде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан һәм Казахстан төрле өлкәләрдә актив хезмәттәшлеген дәвам итәчәкләр.
Белешмә
«Достык» ордены («Дуслык» ордены) – Казахстан Республикасының дәүләт бүләге (1995 елда барлыкка килде). Бүләк җәмгыятьтә үзара ризалыкны саклау буенча эш, тынычлыкны ныгытуда күрсәтелгән хезмәт, дуслык һәм халыклар арасында хезмәттәшлек өчен бирелә.
Орден ике дәрәҗәсен ала: I дәрәҗәле «Дуслык» ордены иңбаш тасмасында йолдыз һәм орден билгесеннән; II дәрәҗәле «Дуслык» ордены күкрәккә беркетелә торган билгесеннән тора. Бүләк итү эзлеклелекне хисапка алмыйча бирелә ала.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте