Линар Якупов: «Татарстан Кытай компанияләре һәм республика эшкуарлары белән бердәм эшханәләрен булдыруда кызыксынган»

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының министрлар кабинетында 22 апрельдә үткән брифинг барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Руслан Кабиров һәм Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев Рөстәм Миңнеханов башлыгында регион делегациясенең Кытайга эшлекле визитының нәтиҗәләре турында уртаклаштылар.

2014 елның 15-18 апрельдә үткән визит кысаларында Татарстан делегатлары Урумчи, Пекин, Гонконг шәһәрләрен карадылар һәм Кытай вәкилләре белән 20 эшлекле очрашуларын үткәрде. Сәфәрнең нәтиҗәсе бердәм инвестицион проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен карауның кайбер килешүләргә кул кую булып торды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы трансформаторлар һәм электр ятьмәле җиһазларны җитештерү буенча дөнья лидерларның берсе – Кытай компаниясе ТВЕА белән хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды. Линар Якупов сөйләгәнчә, хәзерге вакытта ТВЕА компаниясенең Татарстан Республикасына эшлекле визитын оештыру буенча эш алып барыла.

Урумчига визиты турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе шул регионның республика өчен транспорт, авыл хуҗалыгы һәм энергетика кебек юнәлешләрендә кызыксынуын билгеләде. Линар Якупов Казахстан һәм Россия аша Европа белән мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен Бөек ефәк юлын яңарту ниятен ассызыклады. Юлның бер өлеше Татарстан Республикасыннан үтәчәк. Гонконгта регион делегациясе «Иннополис» проектын тәкъдим иттеләр, шулай ук, Кытайның эшлекле түгәрәкләре белән очрашуларны үткәрделәр. Очрашулар барышында Кытай ягының республика белән хезмәттәшлектә кызыксынуы билгеләнде. Рөстәм Миңнеханов шул очрашуларда Татарстанны тәкъдим иткәндә, регионда булган мөмкинлекләр, инвестицион һәм икътисади планнар турында сөйләде.

Линар Якупов, шулай ук, Кытайның Россия компанияләре белән эш итү сәяси тәкъдимен һәм илнең регионнарына чыгуын ассызыклады.

«Безнең максат – максималь рәвештә үзен, үзенең мөмкинлекләрен тәкъдим итү һәм Кытай инвесторларын  җәлеп итергә генә түгел, әмма алар белән бердәм эшханәләр барлыкка китерергә кирәк», - дип ассызыклады.

Руслан Кабиров билгеләгәнчә, Татарстанга Кытай вәкилләренең кече һәм урта сәнәгый эшкуарлар өчен индустриаль паркларны булдыру буенча тәҗрибәсе кызык. Шамиль Агеев механо-техник продукциясен импорт һәм экспортлау буенча Кытай Сәүдә пулаты, Синьцзян-Уйгур автоном районының сәүдәсенә ярдәм итү буенча Комитеты һәм республиканың Сәүдә-сәнәгать пулаты кул куйган килешү буенча детальләрне тәкъдим итте.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International